Газетага язылу

Өмет йолдызы: күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 115 ел

Татар халкы тарихында тирән эз калдырган күп кенә шәхесләргә максатларына зур сынаулар, каршылыклар аша ирешергә туры килә. Тукайны искә алсак та, Җәлилнең язмышын күзалласак та, Кәрим Тинчурин, Заһидулла Яруллин һәм тагын бик күп исемнәрне атасак та – һәммәсе гыйбрәтле, сикәлтәле юл узган. Ләкин сынмаганнар, сыгылмаганнар, халкына тутыкмас мирас калдыру өчен хезмәт иткәннәр.

Өмет йолдызы: күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 115 ел

Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһанов та 1 яшендә – әтисез, ә 5 яшендә әнисе дә вафат булып, бөтенләй ятим калган. Авырлыклар аша чыныккан, ә күңеле, күрәсең, моң белән тулган. Музыка дөньясына тартылган. Нәҗип фортепианода уйнарга кечкенәдән үк үзлектән өйрәнә. Казанга килгәч, сәнгать техникумына да кермәкче була, тик ноталар белмәгән үсмер егетне анда алмыйлар. Ул бер ел эчендә музыка мәктәбе программасын өйрәнеп, барыбер теләгенә ирешә. Бу вакытта Нәҗип Җиһановка 17 яшь була. Сәләтле егетне композитор Александр Ключарёв күреп ала һәм Мәскәүгә барып белем алырга киңәш итә.

Мирас

Казанга ул 1938 елда инде югары белемле, профессиональ композитор булып кайта. Шул елны беренче операсын – «Качкын»ны яза. Муса Җәлил поэмасы буенча иҗат ителгән «Алтынчәч» операсының премьерасы Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә чыга. Моның өчен Нәҗип Җиһановка Сталин премиясе дә бирелә.

1953 елда композитор «Җәлил» операсын яза. Бу әсәре өчен 1958 елда Тукай исемендәге премиягә лаек була. Күренекле композиторның 8 операсы, 3 балет һәм 17 симфониясе, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләре татар һәм Россия мәдәниятенең алтын фондына кергән.

Нәҗип Җиһанов шушы хезмәтләре белән генә дә татар халкы тарихында зур урын алган булыр иде. Ләкин ул алдынгы карашлы, зыялы кеше буларак, татар профессиональ музыкасын үстерү өчен җан ата, Казан дәүләт консерваториясен оештыру эшен башлап йөри. Үзе озак еллар әлеге уку йорты белән җитәкчелек итә. Шулай ук ТАССРның Композиторлар берлеген, Опера һәм балет театрын да җитәкли. Инде 80 ел дәвамында Казан консерваториясе татар халкына гына түгел, ә дөнья күләмендә музыка белгечләрен әзерли. Уку йорты композиторның исемен йөртә һәм аның эшчәнлеген бүген дә дәвам итә.

Быелның 15 гыйнварында Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулды. Казанда күренекле композиторны хөрмәтләп чаралар оештырыла. Татар зыялылары Арча зиратындагы каберенә зиярәт кылды, Казан шәһәрендәге ул 17 ел гомер иткән Кече Кызыл урамының 14 нче йортына урнаштырылган истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Өмет йолдызы

Татарстанның Милли музеенда Нәҗип Җиһановның иҗатына багышланган «Билгесез дөнья ачкандай булдым» күргәзмәсе ачылды. Чарада катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова композиторны кабатланмас шәхес дип атады.

– Талантлы шәхесләребезнең юлына беркайчан да чәчәкләр сибелеп тормаган. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың язмышларына күз салсак, аларның юллары да җиңел булмавын күрәбез. Безнең күренекле шәхесләребез өмет йолдызы булып, киләчәктә дә алар юлын дәвам итүчеләргә маяк булсын иде, – диде ул.

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал да бу сүзләрне куәтләде.

– Нәҗип Җиһанов – тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Ул калдырган мирас һәрвакыт сәхнәләрдә яңгырый. Безнең өчен ул төзеп калдырган механизмнар да кадерле. Һәм алар бүгенге көндә дә бернинди үзгәрешсез эшләп килә, – дип сөйләде ул.  

Нәҗип Җиһанов яшьләргә хәерхаһлы булган. Бу турыда аның шәкерте Резеда Әхиярова сөйләде.

– Мин укыган чорда без барыбыз да оркестровка буенча белемне Нәҗип Җиһанов сыйныфында алдык. Нәҗип Гаязович яшь талантларга бик игътибарлы булды һәм безне хуплап торды. Ул һәрвакыт безгә киңәшләрен бирергә әзер иде. Концертларга килде, соңгы әсәргә кадәр тыңлап, карап утырды һәм беркайчан да концерт вакытында чыгып китмәде. Аннары артистлар бүлмәсенә кереп, безне котлый, һәрберебезгә ниндидер сүзләр әйтә иде. Ул яшь композиторлар иҗатына беркайчан да битараф булмады. Бу – гаять кадерле сыйфат, – дип сөйләде ул.

Нәҗип Җиһанов кебек шәхеснең Татарстанда яшәве һәм иҗат итүе – безнең өчен зур бәхет. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиция кафедрасы мөдире Дилия Хәйретдинова композитор иҗатын әнә шулай бәяли.

– Һәр милли республикага да шундый бәхет елмаймагандыр. Нәҗип Җиһанов барлык өлкәләрдә дә үзенең саллы сүзен әйтә алган шәхес иде. Симфоник оркестр оештыру, концерт залы төзү, махсус урта музыка мәктәбен ачу, өч баскычлы белем бирү системасын камилләштерү һәм музыка училищеларын төзү – боларның барысына да аның зур һәм бәяләп бетергесез өлеше кергән, – диде Дилия Хәйретдинова.

Күргәзмәдә урнаштырылган экспонатлар белән композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее директоры Алексей Егоров таныштырды. Күренекле шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән тулысынча танышырга теләүчеләр аның музеена бара ала. Ул Кече Кызыл урамының 14 нче йортында урнашкан. Нәҗип Җиһанов яшәгән фатирда аның татар музыка сәнгатенә булган мәхәббәт җылысы да саклана.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре