Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга китте. Анда ул башта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришның форумда катнашучылар белән сәламләү очрашуында булды. Аннары Татарстан Рәисе БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча өченче конференциясендә дә катнашты. Быелгы чара «Хезмәттәшлек аша үсешне алга җибәрү» шигаре астында уза. Рөстәм Миңнеханов әлеге конференциянең үсеп килүче илләр өчен бик мөһим булуын, заманның җитди авырлыклары белән очрашкан дәүләтләрне берләштерүен билгеләп үтте. Татарстан Рәисе Россиянең, аерым алганда Татарстанның халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүне, икътисадый тотрыклылык белән үсешне арттыруны күздә тоткан тәкъдимнәрне хуплавын искәртте.
– Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән алдынгы төбәкләренең берсе. Аның турыдан-туры диңгезгә чыгу юлы юк. Шуңа да карамастан, илебез ярдәме белән соңгы дистә еллар эчендә без халыкара багланышлар һәм икътисадны үстерүдә зур уңышларга ирешә алдык. Без дөньяның күп кенә илләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтәбез, уртак проектларны гамәлгә ашырабыз һәм инвестицияләр җәлеп итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан 136 ил белән сәүдә мөнәсәбәтләрен саклый. Узган ел республиканың тышкы сәүдә әйләнеше, 12 процентка артып, 16 млрд доллардан узып китте.
Рөстәм Миңнеханов республикада суднолар йөри торган Идел, Кама һәм Нократ елгалары агуын, аларның су транспортын үстерергә ярдәм итүен дә ассызыклады. Республикада су, һава, машина һәм тимер юл транспортын берләштерә торган транспорт үзәге булу Татарстанга Идел аша биш диңгез (Каспий, Кара, Азов, Балтыйк һәм Ак диңгезләр) белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Бу, үз чиратында, Татарстанны турыдан-туры диңгезгә чыгу юлы булмаган илләр өчен нәтиҗәле логистиканың яхшы үрнәге итә.
Узган елгы навигация чорында Татарстан елгалары буйлап даими рейсларда 350 мең пассажир йөртелгән, 33 млн тоннадан артык йөк ташылган һәм бу күрсәткеч ел саен арта бара.
БМО конференциясе кысасында Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан Рәисе иң элек аңа республикага күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка KazanForum Халыкара икътисадый форумында катнашуы өчен дә рәхмәт әйтте. «Безнең хезмәттәшлек тугандаш халкыбызның нәтиҗәле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр һәм тирән тарихи җепләр белән бәйләнгәнлеген күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында Татарстан белән Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.
– Ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре озак еллар дәвамында Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек итә, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Әмма соңгы елларда ике арадагы икътисадый хезмәттәшлек бераз сүлпәнләнде. Шуңа күрә икътисадый хезмәттәшлеккә игътибарны тагын да арттырырга кирәк. Нефть табу, газ транспортлау, машина, авиа һәм судно төзелеше, энергетика, химия продукциясе белән тәэмин итү, фармацевтика һәм медицина, агросәнәгать комплексы, мәдәният һәм белем бирү юнәлешләрендә үсеш өчен мөмкинлекләр зур.
Бүген Татарстан вузларында Төрекмәнстаннан килгән 8439 студент белем ала. Республикада Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре дә уздырырга җыеналар.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов үз чиратында Рөстәм Миңнехановтан иң элек Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белеште, ул җибәргән барлык котлау хатлары өчен рәхмәт җиткерүен үтенде. Шулай ук Аркадаг шәһәрендәге яңа Җәмигъ мәчете ачылышына Минтимер Шәймиевне дә көтеп калуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрнең барысын да җиткерергә сүз бирде.
Очрашу ахырында Татарстан Рәисе Төрекмәнстанда яшәүче 15 мең татарга һәрчак теләктәшлек күрсәткәннәре, аларның милли-мәдәни үзенчәлекләренә зур игътибар бирүләре өчен дә рәхмәт әйтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез