Онколог Суна Исакова миңдәге җәрәхәтнең яман шешкә китерүе мөмкинме-юкмы икәнлеген ачыклады.
Белгеч сүзләренчә, әгәр дә вакыт-вакыт миң җәрәхәтләнсә, соңыннан онкология авыруы барлыкка килергә мөмкин, дигән киң таралган фикер хаталы. Невустагы травманың меланомага әверелүенә дәлилләр юк, шулай да аның торышын игътибар белән күзәтергә кирәк.
«Миңдәге һәр үзгәреш – дерматологка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Ул үзгәрешләрне игътибар белән караячак, шул исәптән дерматоскоп ярдәмендә тикшерәчәк», – дип кисәтә табиб.
Эксперт билгеләп үткәнчә, кайвакыт меланома тышкы яктан гади миңгә охшаган булырга мөмкин. Әгәр аларның берәрсе ассиметрияле булса, төсен үзгәртсә, яки диаметры тиз үсә башласа, белгечкә мөрәҗәгать итүне киңәш итә. Шулай ук, әгәр дә миң чикләре тигез булмаса яки анда төенчекле элементлар барлыкка килсә дә, сак булырга кирәк.
«Яман шеш авыруларын киметү өчен ел әйләнәсендә кояштан саклану чараларын кулланырга, шулай ук солярийга йөрмәскә кирәк. Җәйге чорда турыдан-туры кояш нурларыннан иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр сакланырга киңәш ителә, чөнки бу чорда ультрашәмәхә нурлар агрессив була. Тәннең 5 проценттан артыгын биләүче гигант невуслар бигрәк тә зур игътибар таләп итә, чөнки аларның меланомага әверелү куркынычы 20 процентка җитәргә мөмкин», — дип өсти табиб.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез