Менә шушы ике сәбәп иммунодефицитка китерә. Иммунитет мутацияләнүче, ягъни тәртипсез үзгәрүче күзәнәкләрне юкка чыгара алмый башлый. Даими алҗыганлык халәте, ялкынсынуны көчәйтеп, күзәнәкләрнең «тәртипсезләнү» куркынычын арттырырдай гормон – кортизолның чамадан тыш күп бүленеп чыгуына китерә. Начар йоклау шешләрне булдырмый торган геннарның эшенә кырын суга һәм шул сәбәпле мелатонин кимрәк бүленеп чыга башлый. Нәтиҗәдә яман шешкә юл ачыла, дип аңлаткан белгеч.
Табиб басым ясап әйткәнчә, озак вакытлар буе тәүлегенә алты сәгатьтән кимрәк йоклау сөт бизләрендә, ир атларның мәни бизендә һәм эчәкләрдә яман шеш куркынычын арттыра. Чирне булдырмауның иң яхшы чаралары – сәламәт тормыш рәвеше алып бару, күбрәк хәрәкәтләнү, әйбәт туклану, вакытында эшләп, вакытында ял итү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез