Организмдагы холестеринны төшерергә тырышучыларның зур хатасын аңлатып үткәннәр 

Күп кенә кешеләр холестеринны төшерү өчен майлы ризыктан баш тарта. Ләкин зур хата бу. Гастроэнтеролог һәм диетолог Ольга Помойнецкая үзенең телеграм-каналында шулай дип язган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Сырхауларым арасында холестериннары күтәрелмәсен өчен йомыркадан баш тартучыларның күпме булганын белсәгез иде!..» – дип уртаклашкан табиб.

Шул ук вакытта алар иртәнге ашка сөттә әзерләнгән “«җәһәт» солы боткасы яки, җимеш йогырты белән, имештер, бик файдалы мюсли ашаган. Нәтиҗәдә холестериннары тагын да күтәрелгән, дип билгеләп үткән табиб.

Иртәнге табынга татлы, югары дәрәҗәдә углеводлы ризык урынына майларны (йомырка, 82,5 процентлы аз гына атланмай) кире кайтарып, клетчатка өстәгәч кенә хәлләр уңай якка үзгәргән.

«Анализлары яхшырды. Холестеринны киметү максатындагы диеталарда май күләмен нык киметү зур хата булып тора», – дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, майлардан баш тарту үт бүленеп чыгуга комачаулык итә. «Ә бит холестерин нәкъ менә үт белән бавырдан һәм эчәклекләр аша организмнан чыгарыла», – дип искәрткән Помойнецкая.

Аның фикеренчә, белгеч белән килештерелмәгән диета холестеринны киметү урынына аны арттыра гына.

Ольга Помойнецкая сүзләренә караганда, бавырның табигый торгызылуына ярдәм итү өчен организмга нутриентлар (омега-3 майлары, аксым, холин һ.б.) кирәк.

«Холестеринның 80 процентын нәкъ менә бавыр эшләп чыгара чөнки», – дип басым ясап әйткән табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре