Җәйнең яме җиләк белән! Республиканың оста җиләкчеләре әнә шулай ди. Инде узган атна башында ук каен һәм җир җиләге җыеп сата башлаганнар иде. Узган ялларда бик күпләр болынга, урманга ашыкты. Берәүләр кышны уйласа, икенчеләр акча эшли башлады. «ВТ» журналисты җиләкчеләрнең хәлен белеште.
Лилия Хаҗиева (Казан):
– Бик күп еллар җиләк сатам. Каен җиләге генә җыям. Казан янәшәсендә үзем генә белгән урын бар. Ел саен шунда бик рәхәтләнеп җыеп кайтам. Кояш чыккач китәм дә көнозын җыям. 20–30 литр да җыеп кайткан бар. Алучым да күп. Инде май аенда ук язылып куйдылар. Бер алган кеше вакланып тормый, 20шәр литр сорый. Бәямне күтәрмим. Узган ел 1 литрын 1 мең сумга саткан идем. Җиләк чәчәк атканда, үз урынымны карап кайттым. Шаулап утыра иде. Быел да җыеп булыр дип торам. Ничек сатармын дип баш ватмыйм. Җыяр өчен көне кирәк. Һава торышы бозылып китеп, яңгырлар гына яумасын. Бер уйласаң, урман эчендәге җиләккә яңгыр да тими инде ул. Хәзер бит тиз җилли. Беренче саткан елны һәр тиенемне санап, язып барган идем. Хәзер исәпләмим. Күңелдә рәхәт хисләр. Яраткан шөгылем файда китерә.
Ләйсән Сәлахетдинова (Мамадыш):
– Узган ел гаилә белән җиләк җыеп саткан идек. Файдасын күрдек. 9 көнгә 85 мең сум акча эшләп алдык. Әле мин җир җиләгенең 5 литрлы чиләген 1700–1800 сумга саттым. Башкалар гел 2шәр меңгә биргән. Җыю бер дә рәхәт түгел инде. Икенче яктан, чистарткач, җиләге аз кала. Әнә шуңа мин гел бәяне төшерәм. Сатып алучыны да уйлыйм. Казан базарларына җиләк чыккан дигәч, без дә барып карадык. Җир җиләге бик күп. Кызарган да инде. Әмма бал кермәгән әле. Ике чиләк җыеп кайттык инде. Быел җәйге ялымны да җиләк вакытына алдым. Каен җиләге үскән урынны белмим. Җыйганым юк.
Зөбәрҗәт Юнысова (Мамадыш районының Уразбахты авылы):
– Авылдашларым җиләк сата башлады инде. Каен җиләге күптән өлгерде. Мин бакчада күп итеп виктория үстерәм. Җиләккә йөрмим. Күңел өчен дип кенә барып кайткалыйбыз. Үзебезгә җитәрлек кайнатма ясап куябыз. Сатасым килми. Казан – Чаллы юлында бездән башка да кеше күп анда.
Нәфирә Игъламова (Спас районы):
– Мин гөмбә генә җыярга яратам. Ялымны да көз көне алам. Җәйге гөмбәне яратмыйм. Кортлы була ул. Аны кешегә ничек сатасың? Тозлап та булмый. Җиләк җыярга бер дә яратмыйм. Атна ахырында болыннарны бер әйләнеп чыгарабыз дип торабыз. Җыйган кешегә сокланам. Инде ничә еллар бары тик гөмбә генә җыйгач, минем өчен җиләк җыю бик катлаулы тоела. Җыйган кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.
Рифат Насыйбуллин (Түбән Кама):
– Хатыным – Мамадыш районыныкы. Алсуга өйләнгәнче, бер уч җиләк ашап караган кеше түгел идем мин. Ә хәзер 10ар литрлап җыям. Беренче тапкыр кунакка кайткач, кызларны җиләккә алып барган идем. Тау битендәге җиләккә кызыгып, җыя башладым. Үземә ошап китте. Кичке якта хатынның әнисе җиләкләребезне юл буена сатарга алып чыгып китте. Бер көнгә икебезгә 6 мең сум эшләгәнбез! Шаккаттым! Шуннан җыя башладык. Хәзер инде ике кызыбыз да ярдәм итә. Алсу белән икебезгә җиләк сезонында 150–300 мең сум акча эшләп алабыз. Узган ел күбрәк тә булды әле. Ул акчага Төркиягә ялга бардык. Эшнең ояты юк, дим хәзер. Хезмәттәшләрем дә ялны җиләк чорына аласымны белеп тора.
Гөлчәчәк Шәвәлиева (Чаллы):
– Әти-әнием Минзәлә районында яши. Җиләк пеште, дип шалтыраттылар инде. Тизрәк ял җиткәнен көтәм. Әни белән җиләкне тиз җыябыз. Күршеләребез сатып алырга дип көтеп тора. Шимбә-якшәмбе көннәрдә җыеп, алып килеп сатарга исәп. Әле үзебезнең туңдыргычта узган елгылары да тора. Быел сатар өчен җыярбыз дидек.
Энҗе Якупова (Балтач):
– Җиләк вакытын бик яратам. Күп итеп кайнатма әзерләп куябыз, кышка катырабыз да. Үзебез белгән җирләр бар. Соңгы еларда минем урманннан зур чиләкләр күтәреп кайтуымны күреп: «Миңа да җый әле», – диючеләр артты. Өйгә килеп алып китәләр. Акча да эшли башладым. Җиләк җыю бик ошый. Табигать кочагында рәхәт. Уйлар рәткә килә, башлар ял итә.
Зилә Закирова (Башкортстан, Бакалы районы):
– Бездә быел җиләк юк. Эсселәр көйдерде. Бакчаныкын гына ашап торырбыз инде. Күп итеп җиләк җыйган кешегә сокланам. Гомер буена 3 литрлы бидон белән җыйдык. Шул да җитте. Каен җиләген бакчага утырттык. Агы да бар, кызылы да. Авыз итәргә анысы җитеп тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез