Яңалыклар
-
Җәмгыять
Хәтер һәм хөрмәт
Ватан геройлары көненең мәгънәсен яхшырак аңлый башладык. Бәйрәм кәефенә ямь өстәп, Татарстанда туып үскән Россия Герое, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков та орбитада 245 көн булганнан соң нәкъ шушы көнне уңышлы гына Җиргә әйләнеп кайтты бит әле. Ул да – милли героебыз!
-
Яңалыклар
Быел узган көзге ярминкәләрдә 1 миллиард сумнан артык азык-төлек сатылган
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада быел узган 13 көзге ярминкәдә 1 миллиард 242 миллион сумлык азык-төлек сатылган.
-
Яңалыклар
Татарстан пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде
Татарстан Пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде. Ул шулай ук ТР Дрон-рейсинг федерациясен җитәкли. Карар ТР Фәннәр академиясендә лиганың беренче оештыру җыелышында кабул ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Депутат ипотека өчен түләүләрне киметү ысулларын атады
Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин ипотека кредиты өчен айлык түләүне киметү ысуллары турында сөйләгән. Бу хакта «RT»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда пилотсыз системалар республика лигасы булдырылды
Татарстанда пилотсыз системалар республика лигасы булдырылды. Ул пилотсыз очкычлар өлкәсендә һәвәскәрләрне һәм спортчыларны берләштерәчәк, турнирлар оештырачак һәм белем бирү чаралары уздырачак. Карар ТР Фәннәр академиясендә оештыру җыелышында кабул ителде.
-
Яңалыклар
Тәлгать Таҗетдин: «Мөселманнарга җәмәгать урыннарында намаз укудан тыелырга кирәк»
Мөселманнарга җәмәгать урыннарында намаз укудан тыелырга кирәк, чөнки бу янәшәдәге кешеләрнең ризасызлыгына китерергә мөмкин. Мондый фикер белән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин уртаклашты, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Путин Россия халыклары телләрен яклау өчен ясалма интеллектны куллану идеясен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин ил халыклары телләренең тел модельләрен яклау өчен ясалма интеллект куллану идеясен хуплады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 10 декабрьдә буран һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Синоптиклар юлларда катлаулы шартлар, кар көртләре барлыкка килүе һәм күрү мөмкинлегенең сизелерлек кимүе турында кисәтә.
-
Яңалыклар
Татарстан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен 1,39 млрд сум акча алачак
Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе Төбәкне үстерү хөкүмәт комиссиясе президиумы хуплаган яңа торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проектларында катнашты. Алар программа буенча Илкүләм иминлек фонды акчалары хисабына ташламалы кредитлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу хакта «Территорияләрне үстерү фонды»на сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Ирада Аюпова «Бушлай сишәмбе» музей акциясенең ни өчен гамәлдән чыгарылуын аңлатты
Татарстан музейларына айның беренче сишәмбесендә бушлай керү мөмкинлеген биргән «Бушлай сишәмбе» акциясенең гамәлдән чыгарылуы аның үзен акламавы белән бәйле. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Аюпова «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Егерме хыял яздым
«Ирең кем?» – дип сорасалар... Яхшы әти, гаилә кешесе, балаларыбызны берничә төрле спортка өндәүче; үзе сноубордчы, велосипед, мотоузыш, автоузыш кебек экстремаль спорт төрләре белән мавыгучы; туризм, табигатьне саклау белән шөгыльләнүче, дияр идем.
-
Яңалыклар
Римма Никитина СВОда катнашучы егетенең кияүгә чыгу тәкъдименә кайчан җавап бирәчәген әйтте
Популяр татар җырчысы Римма Никитина Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетенең кияүгә чыгарга тәкъдименә җавап бирергә вәгъдә итте. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде, дип яза «KazanFirst». Аларның мәхәббәт тарихы якынча ярты ел элек башланган.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Киләсе ел изге һәм матур традицияләрнең турыдан-туры дәвамы булачак»
Бүген Ватан Геройлары көне уңаеннан Камал театрында узган тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та катнашты.
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова Татарстанда Ватан геройларына ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде
Ватан Геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылган, ул натураль ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанның сигез проекты «Күрше» фестиваленең кышкы сезонында җиңү яулады
«Күрше» фестиваленең кышкы сезонында Казанның сигез проекты сайлап алынган 49 проектның иң яхшылары арасына кергән. Әлеге тәкъдимнәр Татарстан башкаласының иҗтимагый киңлекләрендә бу елны ук гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.