Газетага язылу

Римма Никитина СВОда катнашучы егетенең кияүгә чыгу тәкъдименә кайчан җавап бирәчәген әйтте

Популяр татар җырчысы Римма Никитина Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетенең кияүгә чыгарга тәкъдименә җавап бирергә вәгъдә итте. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде, дип яза «KazanFirst». Аларның мәхәббәт тарихы якынча ярты ел элек башланган.

Быел җәй махсус хәрби операциядә катнашучы егет җырчыга ерактан, хәрби операция зонасыннан ук, өйләнергә тәкъдим ясады. Артист, егет кайткач, шәхсән үзе җавап бирергә вәгъдә иткән. Яшь егет, махсус хәрби операция зонасында булуына карамастан, еш кына Риммага бүләкләр биргән – бу iPhone 16 ProMax смартфоны да, зур чәчәк бәйләмнәре дә (берсе 300 конфеттнан торган), һәм татлы ризыклар да булган.

Күптән түгел җырчы махсус хәрби операция зонасында булган барлык сугышчыларга багышланган җыр чыгарды. Сентябрь ахырында яшь егет ялга кайткач, җырчы аларның очрашу мизгелләрен күрсәтте. Яшьләр арасында җитди мөнәсәбәтләр башланса да, җырчы, егетне яхшырак белгәч кенә, аның өйләнергә тәкъдим итүенә җавап бирәчәген әйтте. Никитина сүзләренчә, алар яшь егет белән җитди аралашалар. Кыз инде хәрбинең гаиләсе белән танышкан, әмма үз әнисе белән егетне әле таныштырмаган.

Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә туй күлмәгендәге видеосын күрсәтте, бу аның язылучыларын кызыксындырды. Әмма чынлап та туй буламы-юкмы, ул ачык кына җавап бирмәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре