Юлга чыгар алдыннан машинагызның техник торышын җентекләп тикшерергә, ягулык багын тулысынча тутырырга кирәк. Шулай ук үзегез белән телефон өчен заряд җайланмасы, җылы киемнәр, юрган, су һәм ризык запасы булдыру мөһим. Якыннарыгызга маршрутыгызны һәм якынча кайту вакытын алдан хәбәр итегез.
Буран вакытында тизлек режимын катгый үтәргә, кискен маневрлардан һәм аеруча каршы як полосага чыгуыннан сакланырга кирәк. Иминлек каешларын эләктерергә онытмагыз, балаларны бары тик махсус автокреслоларда гына йөртегез. Белгечләр кискен ихтыяҗ булмаса, торак пунктлардан чыкмаска һәм мөмкин булганча шәхси транспортта йөрүдән тыелып торырга киңәш итә.
Җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы булу сорала. Юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына, үз иминлегегезгә инанганнан соң гына чыгып үтегез. Киемнәрегездә яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри.
Уяу булыгыз һәм мәҗбүри булмаган сәфәрләрдән тыелып торыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез