Газетага язылу

Татарстан пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде

Татарстан Пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде. Ул шулай ук ТР Дрон-рейсинг федерациясен җитәкли. Карар ТР Фәннәр академиясендә лиганың беренче оештыру җыелышында кабул ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

«Бүген без Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә яңа спорт төрләренең яңа тармагын үстерергә җыенабыз. Мондый ихтыяҗ 2024 елда «Киләчәк уеннары»н уздыру вакытында ук барлыкка килгән. Безнең төбәктә дроннар белән шөгыльләнүче оешмалар һәм энтузиастлар күп. Безнең лига аларны берләштерәчәк һәм пилотсыз очкычлар юнәлешен үстерүгә этәргеч бирәчәк», – дип билгеләде Рәсүл Миңнеханов.

Рәсүл Миңнехановны якындагы ике елга вазифага билгеләү турында карарны оештыру җыелышының барлык әгъзалары бертавыштан хуплады.

Лига советына ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре