Газетага язылу

Татарстан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен 1,39 млрд сум акча алачак

Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе Төбәкне үстерү хөкүмәт комиссиясе президиумы хуплаган яңа торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проектларында катнашты. Алар программа буенча Илкүләм иминлек фонды акчалары хисабына ташламалы кредитлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу хакта «Территорияләрне үстерү фонды»на сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанда 2026 ел азагына кадәр куәте тәүлегенә 13,95 мең кубометр тәшкил иткән суүткәргеч насос станциясе төзү һәм 13,8 километр су белән тәэмин итү магистраль челтәре сузу планлаштырыла. Яңа инфраструктура Казанның Киров районындагы «32нче номерлы хәрби шәһәрчек» һәм «Экорайон» территорияләрен су белән тәэмин итәчәк.

Территорияләрне үстерү фонды генераль директоры Василий Купызин хәбәр иткәнчә, Новосибирск өлкәсендә Искитим шәһәрендә котельная төзү проекты гамәлгә ашырылачак.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасының әһәмиятен ассызыклады. Ул программаның миллионлаган кешегә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирүен искәртте.

Яңа проектларга Федераль иминлек фондыннан 2,59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк: 1,39 миллиард сум – Татарстанга, 1,2 миллиард сум – Новосибирск өлкәсенә. Программа кысаларында Россиянең 76 төбәгендә 253 торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проекты хупланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре