Газетага язылу

Хәтер һәм хөрмәт

Ватан геройлары көненең мәгънәсен яхшырак аңлый башладык. Бәйрәм кәефенә ямь өстәп, Татарстанда туып үскән Россия Герое, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков та орбитада 245 көн булганнан соң нәкъ шушы көнне уңышлы гына Җиргә әйләнеп кайтты бит әле. Ул да – милли героебыз!

Хәтер һәм хөрмәт

– Ватан геройлары дигәндә үзләрен хәрби хезмәттә сынаучы ир-егетләребезне генә түгел, ярдәм күрсәткән тылны да, илебез горурлыгы булган спортчыларыбызны да, космос киңлекләрен гизүче космонавтларны да күздә тотабыз. Һәркайсы белән горурланабыз, – ди Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган очрашуда.

Премьер-министр урынбасары сүзләренчә, кайсы гына юнәлешне алсак та, геройларыбыз турында хәтер мәңгелек булырга, буыннан-буынга дәвам итәргә тиеш. Бу бәйрәм – янәшәдә булган каһарманнарыбызга тагын бер кат игътибар күрсәтү, безнең иминлегебез өчен гомерләрен биргәннәрен янәдән искә алу өчен бик яхшы мөмкинлек тә.

Ел дәвамында республикада төрле дәрәҗәдәге чаралар узуын да ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Тарихны да барлыйбыз. Билгеле булганча, башкалабыз Казан һәм Яшел Үзән Хезмәт батырлыгы шәһәрләре исемен алды. Мондый хөрмәтне Чистай, Кукмара, Алабуга һәм Бөгелмәгә дә күрсәтергә ниятлиләр. Әлегә документлар туплау эше дәвам итә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Ватан каһарманнары» иҗтимагый проекты кысасында күп чараларның тормышка ашырылуын искә төшерде. Каһарманнарыбыз исемен урамнар, мәктәпләр йөртә. Республиканың төрле почмакларында һәйкәлләр куела, музейлар ачыла, спорт чаралары уза. Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллин исемендә чишмә ачылды, Казанның 42 нче мәктәбендә Дамир Гыйлемханов бюсты куелды, Питрәчнең бер урамы Дамир Исламов исемен йөртә, Лениногорскида Дамирның рәсеме белән мурал ясалган, бокс буенча турнир узган. Бу күмәк эшчәнлекнең бер бәләкәй генә өлеше әле. Каһарманнар исемен халык шулай мәңгеләштерә.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яшь буынны хәрби һәм хезмәт батырлыгы мисалында тәрбияләү үрнәкләре белән бүлеште. Ел дәвамында министрлык уздырган 400 дән артык чарада 5000 нән артык яшьләр катнашкан. Остазлык мәктәбе кысасында узган чараларның үсеп килүче буынга патриотик йогынтысы аеруча зур нәтиҗә бирә, диде Азат Кадыйров. Шул нисбәттән киләсе елга бу юнәлешкә тагын да зуррак игътибар биреләчәк.

«Ватан сакчылары» Дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Россия Геройлары, СВО зонасыннан кайткан ветераннар, аларның гаиләләре белән республикада 112 кешелек команда эшли, ди.

– Геройларга, ветераннарга закон белән каралган тиешле статусны, тиешле ярдәмне алырга булышабыз. Махсус, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү дә – эшчәнлегебезнең төп юнәлеше. Ярдәм чаралары исемлегенә теш протезлары куйдыру һәм аларны бушлай төзәтү хезмәте дә кертелде. Ветераннарның үзләренә генә түгел, гаиләсенә дә психологик ярдәм күрсәтелә. Эшкә урнашырга булышу, эшмәкәрлеккә өйрәтеп, үз эшләрен башлап җибәрү дә төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Гүзәл Удачина спортны да уңышлы реабилитация чарасы дип саный. Ватан сакчыларына спорт өчен коляска, протезлар бирү программалары эшли. «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионаттан Татарстан командасы 11 медаль белән кайткан. Команда өчен тугыз районнан 16 ветеран ярышкан.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре