Газетага язылу

Путин Россия халыклары телләрен яклау өчен ясалма интеллектны куллану идеясен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин ил халыклары телләренең тел модельләрен яклау өчен ясалма интеллект куллану идеясен хуплады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Тел модельләрен яклау өчен ясалма интеллектны куллану – бик яхшы идея. Бу, әлбәттә, кирәкле эш… Безнең өчен бу мөһим, һәм, әлбәттә, моны эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Путин Гражданлык җәмгыятьне һәм кеше хокукларын үстерү советы утырышында.

Дәүләт башлыгы тел төрлелеген саклауның милли көч өчен мөһим элемент булуын ассызыклады. Ул шуны да өстәде: кеше үз туган телендә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булганда, бу милләтара коммуникациягә дә уңай йогынты ясый.

«Шул чакта милләтара аралашу теле дә башкачарак – теләп һәм бернинди мәҗбүр итүсез барачак», – дип белдерде Россия лидеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре