Патент системасы үзенчәлекләре: белгеч яңача салым салу системасы турында аңлатты

ЕНВД, ПСН... Эшмәкәрләр бу хәрефләрнең мәгънәсен яхшы аңлый. Өч хәрефлесе быелдан шактый үзәкләренә үтте, аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарды. Борчыган сорауларга җавапны практик бухгалтер, «Отчет Казань» аутсорсинг фирмасы җитәкчесе Гаяне МӨХӘММӘТҖАНОВА белән бергә эзләдек.

− Патент системасының үзенчәлекләре турында аңлатсагыз иде.
− Иң элек, уңай якларын әйтеп китик. Патентны теләсә нинди срокка сатып алырга мөмкин. ПСН буенча эшләгәндә, патент алганда ук салым түләнелә, шуннан соң «нульле» салым декларациясе (нулевая декларация. – Ред.) тапшырыла. Берьюлы берничә патент сатып алырга мөмкин. Исәп-хисапка килгәндә, керем китабын гына тутырасы. Барлык иминият взнослары патент буенча салым суммасын каплый. Тискәре якларына килгәндә, бу система белән эшләгән затларга бары тик 15 хезмәткәр генә тотарга рөхсәт ителә. Барлык патентлар буенча акча әйләнеше 60 млн сумнан артмаска тиеш. Эшчәнлек төрләре буенча чикләүләр бар. Мәсәлән, мәҗбүри рәвештә маркировкаланырга тиешле товарны сатуга патент кулланырга ярамый. Болар – аяк киеме, табигый мехтан ясалган товарлар, дарулар. Күпләп сату да тыела. Бу система белән эшләүчеләргә мәйдан буенча чикләүләр дә бар. Патент 150 квадрат метрдан артмаган мәйданга гына кулланыла.

− Патентны кайдан алырга була?
− Моның берничә юлы бар. Шуның берсе – турыдан-туры салым бүлегенә гариза язу. Гаризаны электрон рәвештә эшкуарның шәхси кабинеты аша, шулай ук 1С, Сбис, Контур программалары аша калдырырга мөмкин. Төп шарт – электрон квалификацияле имза булу. Шунысы мөһим: гаризаны шәхси эшмәкәр теркәлгән урын буенча түгел, бизнес алып бару урыны буенча тапшыра. Патентны айга, кварталга, ярты елга, бер елга да алырга мөмкин.

− Әлеге системаның Татарстанга гына кагылган аерым үзенчәлекләре юкмы?
− Республика башка төбәкләр арасыннан әллә ни аерылмады. Бүтән төбәкләрдәге кебек үк салым ставкалары гамәлдә, эшчәнлек төрләренә бәйле үзенчәлекләр дә юк.

− Патент системасын башка төрле салым системалары белән берләштерергә мөмкинме?
− Әйе, бу мөмкин. Кагыйдә буларак, шәхси эшкуар салым салуның гомуми системасын (НДС белән) яисә салым салуның гадиләштерелгән системасын (НДСтан башка) куллана һәм теге яки бу система нигезендә патент сатып ала. Бер шәхси эшмәкәрдә эшчәнлекнең берничә төре берләштерелгән булырга мөмкин бит. Мәсәлән, патентта – ваклап сату, ә гадиләштерелгән салым системасын күпләп сатуга кулланырга була. Монда иң мөһиме – салымнарны бутамаска, керем-чыгымнарны контрольдә тотарга, исәп эшен дөрес итеп алыр барырга.

− Берничә сату ноктасы – берничә патент дигән сүзме?
− Патент – төбәк салымы. Шуңа да барысы да эшмәкәр эшчәнлек алып барган төбәккә бәйле. Мисал өчен, Мәскәүдә һәр нокта өчен аерым патент сатып алына. Ә Мәскәү өлкәсендә берничә урын өчен бер патент кулланыла.

− ЕНВД гамәлдән чыгарылгач, барысы да мәҗбүри төстә патент системасына күчәргә тиешме?
− Әлбәттә, юк. Бу – салым салуның бер төре генә. Патент системасы туры килмәсә, башкасын сайларга була. Һәр ел саен декабрь аенда үз бизнесыгызны анализларга киңәш итәр идем. Нәкъ менә декабрьдә салым салу системасын алыштыруга бәйле гариза тапшырыла. Моңа җитди карарга кирәк. Бу акчаны янда калдырырга, дәүләткә артыгын түләмәскә булыша.

− Мин – шәхси эшмәкәр, 15 хезмәткәрем бар, патент системасына күчәргә телим, ди. Шул ук вакытта үзмәшгульләр белән килешүем дә бар. Шәхси эшмәкәр буларак патент системасына күчәргә хокук биреләме?
− Патентны 15 хезмәткәрдән дә артып киткән очракта куллану тыела. Үзмәшгульләр белән эшләргә ярый, аларның саны чикләнмәгән. Алар бит хезмәткәр булып саналмый. Иң мөһиме – алар белән килешүне дөрес итеп төзү. Пенсия фонды сезнең арада «эш бирүче һәм хезмәткәр» мөнәсәбәтләрен күрергә тиеш түгел. Килешүдә «хезмәт хакы» дигән сүз булмасын, «түләү» (вознаграждение. – Ред.) дигәнен кулланырга кирәк. Килешүдә график булырга тиеш түгел, чөнки үзмәшгульләрнең төгәл графигы юк, алар үз эшен билгеле бер вакыт аралыгында башкара. Үзмәшгульләрдән чекларны җыеп барыгыз, бу сезне өстәмә салымнардан саклаячак.

− Патент системасында, керем 300 мең сумнан артып киткән очракта, Пенсия фондына 1 процент түләп барасы. Аны ничек дөрес итеп исәпләп чыгарырга?
− Бу – салым салу системасының нинди булуына карамастан һәр шәхси эшкуарның бурычы. Патент очрагында ничек исәпләргә? Монда бер ел эчендә күпме керем алуыгыз мөһим дә түгел, чөнки салымны шартлы потенциаль керем буенча исәплиләр. Бу сумманы патентыгызның 2 нче битендә табарга мөмкин, ул беренче пунктта күрсәтелгән. Әгәр патент бер елдан азрак вакытка алынган икән, эшләгән чорга пропорциональ булган сумманы табарга кирәк. Әгәр салым салына торган сумма 300 мең сумнан артыграк икән, шул аермадан 1 проценттан исәпләнә дә инде. Мәсәлән: шартлыча потенциаль керем 500 мең сум, ди. Иминият кертеме 2 мең сумны тәшкил итәчәк (500 000 – 300 000, шушы санны 1 процентка тапкырлыйбыз). Игътибар: узган елныкын саныйбыз, бу ел салымын 1 июльгә кадәр түлибез!

Билгеле булганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә йөкләнгән керемгә салым салу (ЕВНД) системасы гамәлдән чыгарылды. Аның урынына юридик затлар салым салуның гомуми яисә гадиләштерелгән системасын куллана, шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасын, ялланган хезмәткәрләре булмаса, «һөнәри керемгә салым» ысулын сайлап ала. Статистик мәгълүматларга карасаң, Татарстанда ЕНВД режимында эшләүчеләр саны 50 меңнән артык юридик зат һәм 3 мең эшмәкәр исәпләнә.

Өстәмә мәгълүмат: nalog.ru/rn16/taxation/taxes/patent/

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Чулпан Гарифуллина патент НДС ЕНВД ПСН

Көн хәбәре