«Печән өсте җитте дә мени?!»

Елның шушы вакыты җитсә, авыл кешесе иң еш кабатлый торган сүзләр бу. Ел да, чалгы тавышын ишеткән беребез диярлек: «Үлә-әм, печән чабар вакыт җитте дә мени?!» – дип гаҗәпләнәбез. Ничектер ел да беренче кат печәнне чабар вакыт көтмәгәндә, кинәт кенә килеп җитә кебек.

Язның үзгә мәшәкатьләре, эшләр күп булгангамы икән, әллә инде әле генә «борын төрткән» үләннәр, яңгыры-җылысы булса, көнләп түгел, сәгатьләп үскәнгәме, авылда беренче чалгы тавышы ишеткәч, сискәнеп уянып киткәндәй буласың. Дөрес, әлеге вакыт язның ничек килүенә, табигать шартларына карап, ун-унбиш көнгә соңрак  булырга да мөмкин. Тик быелгыдан да иртә була алмый торгандыр.

Кайбер елларда авылда июнь башында, Сабантуйлар җиткәч яки үткәч кенә, моточалгы тавышлары ишетелә башлый иде. Быелгы иртә яз, соңгы яңгырлар үз эшен эшләде: бу көннәрдә инде ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелгәли. Дөрес, әле ара-тирә генә. Иң тынгысыз, өлгер хуҗалар гына, бер эш булса да кими торсын дигәндәй, әле печәннең калынлыгы үзләре теләгән кадәр булмаса да, беренче катын чабарга кереште (кемнәрдер малларына көндәлек чабып ашата). Һәр эшкә алдан тотынучы күршеләребез дә ян бакчадагы печәннәрен чапты инде. Без исә, аптырап, гадәтләнгән сүзләрне әйттек: «Печән чабар вакыт җитте дә мени?!» Баксаң, инде район хуҗалыкларына да беренче кат терлек азыгы әзерләүгә 25 майдан да соңга калмый керешү бурычы куелган икән.

– Соңгы яңгырлар һәм җылылар печәннәрнең үсешен, өлгерешен тизләтте. Кайбер еллардагы кебек, көнгә ничәшәр сантиметр үсә икән дип, печән басуларына линейкалар куясы да юк. Мондый һава шартлары үләннәрне колагыннан тартып үстерә. Берьеллык, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә. Кыш буе малларга югары сыйфатлы, энергияле азык ашатам дисәң, аны әзерләүгә мөмкин кадәр иртәрәк керешергә кирәк. Үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, соңга калып җыйганда, алар 40–50 процентка кадәр кими. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләренә эшне менә шуны истә тотып оештырырга, күләм дип, печәннең калынайганын көтәбез дип, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдырмаска кушылды, – ди белгечләр.

Хәзер инде күмәк хуҗалыкларда  печән өстендә, терлек азыгы әзерләү чорында төп авырлык куәтле техникаларга төшә. Кешенең роле – шуларны акыллы, рациональ идарә итү, эшне дөрес оештыру гына. Шуңа күрә техникалар әзерлегенә зур игътибар бирелә, аларны инде күп урыннарда кыр эшләренә керешкәнче үк старт сызыгына куялар. Шунсыз мөмкин дә түгел, Балтач кебек терлекне күп асраган, елдан-ел баш санын арттырган районнарда соңгы елларда терлек азыгы культураларының мәйданнары, аларны үстерүгә, азык әзерләүгә таләпләр дә шуңа пропорциональ төстә арткан. Куәтле «Магдон», «Полесье», «КСК», «Ягуар», «Джондир» комбайнары белән беррәттән, җидешәр-тугызар метрлы яңа типтагы тагылма чапкычлар,  заманча әйләндергечләр, тараткыч, җыйгычлар – барысы да терлек азыгы әзерләү чорын тиз һәм җиңелрәк үтәргә мөмкинлек бирә, диләр. Район башлыгы тарафыннан беренче кат уңышны җыйнап алырга 20 көн вакыт бирелгән, гадәттәгечә, ел ярымлык терлек азыгы әзерләү бурычы куелган.

Ә авыл кешесенең – үз сроклары. Кемдер ашыга, кемдер әле үләннәр ныгысын, елдагы вакыт җитсен дип көтә.

Гөлсинә Хәбибуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлсинә Хәбибуллина

Көн хәбәре