Пенсияләр һәр квартал саен индексацияләнергә тиеш, юкса бик азга, әйтик, планлаштырылганча, 0,8 процентка гына арттыру өлкән яшьтәгеләрне фәкыйрьлеккә китерәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов белдергән, дип яза “Газета.Ru”.
Аның искәртеп үтүенчә, 2026 елда ике этаплы индексацияләү (1 февральдән – инфляция күләменә карап, 1 апрельдән – Социаль фонд керемнәренә карап) урынына, пенсияләр вакытыннан алда – 1 гыйнвардан 7,6 процент күләмендә, ягъни инфляциядән югарырак дәрәҗәдә арттырылачак.
Депутат әйтүенчә, Социаль фонд башлыгы әле берничә атна элек кенә ике этаплы схеманың сакланып калуы турында белдергән. Тик инде хәзер башкача карар кабул ителгән. Миронов билгеләп үткәнчә, пенсияне инфляциядән югарырак дәрәҗәдә вакытыннан алда арттыру – уңай адым. Ләкин “югарырак” дигәне – нибары 0,8 процентка гына. Пенсиягә уртача 200 сум өстәлә, дигән сүз.
Шул ук вакытта апрельдә индексацияләү очрагында пенсияләр күпмегә арткан булыр иде – анысы билгесез. Беренче яртыеллыкта Социаль фонд кеременең 6,8 процентка ишәюе генә мәгълүм. Шуңа күрә, депутат фикеренчә, ике этаплы индексациядән баш тарту сораулар тудыра.
Миронов басым ясап әйткәнчә, Хөкүмәт тәкъдим иткән вариант “артта калып килүче индексация” проблемасын тагын да көчәйтәчәк, чөнки пенсиянең үсүе инфляциядән артта калуын дәвам итә.
Депутат шулай ук пенсионерларның товарлар һәм хезмәтләрне индексациядән тизрәк үсүче бәяләрдән сатып алуын искәртеп үткән.
Сәясәтче әйтүенчә, ул күптән түгел генә Президент белән очрашуда пенсияләрне, агымдагы бәяләр үсешеннән чыгып, квартал саен индексацияләү мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән.
Аның фикеренчә, бу очракта инфляция өстәмәне “ашаудан” туктар иде, пенсия күләме дә бәяләр үсүдән артта калмый башлар иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез