Бу турыдагы закон проектының әзер булуы турында «ТАСС» хәбәр итә.
Слуцкий хәбәр иткәнчә, инициатива өлкән яшьтөге хезмәткәрләр өчен ел саен биш календарь көннән дә ким булмаган өстәмә түләүле ял булдыруны күздә тота. Аның сүзләренчә, мондый чара эштән арудан саклый, артык йөкләнешсез эшләргә, көч җыярга һәм сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Өстәмә отпускны гамәлдәге законнар нигезендә башка ташламалары булмаган пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә һәм эшләүче пенсионерларга бирергә тәкъдим ителә.
Слуцкий билгеләп үткәнчә, өлкән буын вәкилләре, кагыйдә буларак, югары квалификацияле, тәҗрибәле була һәм җитештерү процессларын яхшы белә. Әмма аларга хезмәт базарының үзгәрә барган шартларына яраклашырга һәм югары басым шартларында эшләргә туры килә.
Ул шулай ук хезмәткәрләрнең күбесе эшен югалтудан курка һәм, яшьрәк хезмәттәшләреннән калышмаска тырышып, психологик һәм физик йөкләнешләргә түзәргә мәҗбүр, дип өстәде.
Парламентарий фикеренчә, гамәлдәге хезмәт законнары өлкән яшьтәге хезмәткәрләрнең үзенчәлекләрен җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алмый. Бу хроник арыганлык һәм эштән ару куркынычын арттыра. Ул көчле стресс һәм конкурентлык еш кына эшләвен дәвам итә алырлык белгечләргә вакытыннан алда эшеннән китәргә мәҗбүр итә, дип белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез