«Без моны куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы булган көч структураларыбыз максатка яраклы дип саный дигән фикердән чыгып эш итәбез», – дип ассызыклады РФ Президентының матбугат сәркатибе. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итте.
Шуңа бәйле рәвештә, Песков «предметлы бәяне көч структуралары белгечләре генә бирә ала һәм бирергә тиеш» дигән ышанычын белдерде. «Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мондый чаралар күрүне без тулысынча дөрес карар һәм кирәкле дип саныйбыз», – дип йомгаклады ул.
Элегрәк Ульяновск өлкәсендә мобиль интернет эшенә чикләүләр махсус хәрби операция тәмамланганчы гамәлдә булачак дип белдерделәр. Соңрак төбәктә сүндерүләрнең «географик яктан сайлап алынмалы характерга ия булуы» ассызыкланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез