«Әлеге мессенджер аша сораулар күп килә. Бу видео да, башкасы да. Яшь буын, хәтта балалар арасында “Мах”тан файдаланучылар саны күп булуы игътибарны җәлеп итә», – дигән ул.
Дмитрий Песков әлеге сораулар туры элемтә барышында чагылыш табачагына да ышаныч белдергән. «Быел мөрәҗәгатьләр саны аеруча да күп», – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә һәм зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез