Газетага язылу

Пилотсыз системалар гаскәренә кемнәрне алуларын әйттеләр

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәренә җыю башланды. Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов әйтте.

«Контракт төзергә теләүчеләргә төп таләпләр – аларның яше 18дән алып 45 яшькә кадәр булырга, сәламәтлекләре А һәм В категорияләренә туры килергә тиеш. Психологик һәм физик әзерлек тә мөһим», – диде ул.

Андрей Козлов әйтүенчә, бу өлкәгә бәйле эш тәҗрибәсе булганнарга өстенлек биреләчәк. «Шулай ук, техник һәм авиация юнәлешләре буенча белеме булганнар, хәрби хезмәт узучылар өстенлеккә ия булачак», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре