Питрау җитте – җәй бетте: 12 июльдән соң җыйган үләннәрнең шифасы бармы?

Питрау җитте – җәй бетте, диләр. 12 июльдән соң җыйган үләннәрнең шифасы юк, дип санаучылар да бар. Ә сез моңа ышанасызмы? Мәтрүшкә, бөтнек, карлыган, җиләк яфракларын кышка җитәрлек итеп әзерләп куйдыгызмы инде? Әрем, гөлбадран, бака яфрагын җыясызмы? Дару үләннәренең файдасы бармы?

Рамилә Хәкимҗанова (Арча районының Илдус авылы):

Питрауга карап тормыйбыз. Үләннең бит аның июльдә чәчәк атканы да бар. Үзебез яшәгән төбәктәге барлык үләнне дә җыябыз. Бакчада шалфей, бергамот, берничә төрлек бөтнек һәм башкасы үсә. Махсус белемем юк. Китаптан, интернеттан карап өйрәндек. Әнием дә әрем, мәтрүшкә, донник (кандала үләне) һәм башкасын җыя иде. Миңа да аннан күчкәндер. 18 үләннән торган фиточәй ясап сатабыз. Илле граммы – 100 сум. Әле менә үләннәрдән мендәр ясый башладым. Бәясе 500 сумнан ким булмас. Төрле картиналар да ясыйм. Ярминкәләрдә дә сатабыз. Казан Сабан туена да җибәрдек. Безнең авылда дачниклар күп. Алар барысын да яратып ала. Себерке дә әзерлибез. Имәннеке – 200, каенныкы 150 сум тора.

Гөлнур Сабирова (Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы):

Минем беркайчан да дару эчкәнем юк. Җәй көне үләннәр әзерлибез. Бөтнек, җиләк яфраклары, мәтрүшкә киптереп куйдык. Бакча артында гына чамбыр (чабрец) үсә. Чәйгә кушарга тәмле ул, хуш исе үзе ни тора! Кура җиләге, карлыган, крыжовник җыйдык. Табигатьтә йөрергә яратабыз. Мунча себеркеләре әзерләдек. Аңа бөтнек тә куштык. Кышын кар астында карга тизәге дә булмый, дигән борынгылар. Кырлыганнан өзелмибез. Тузганактан аякларга сөртергә төнәтмә ясадым. Барысын да 12 июльгә кадәр җыеп калырга тырышам. Ни өчен дигәндә, соңга калсаң, үләннең төсе дә, тәме дә үзгәрә. Үләннәр үзебезгә эчәргә дә, күчтәнәчкә бирергә дә җитә.

Тәгъзимә Гарипова (Балтач районының Түбән Сәрдек авылы):

– Әбиебез дару үләннәре җыеп, кешеләрне дәвалый иде. Күршебездәге Сәлимә апаның эче авырткач, тузганак тамырын төнәтеп эчергәнен хәтерлим. Үзем дә үләннәр җыярга һәвәс. Кан басымым югары. Пәйгамбәр тырнагы, мелисса, бөтнек, карлыган яфрагының файдасын күрәм. Әрекмән суы ясап, катырырга куйдым. Әле кура җиләге киптерәсе бар. Анысын ирем ярата. Топинамбур, ягъни җир грушасы үстерәм. Ашказанына да файдалы, кандагы шикәрне дә төшерә. Быел яфрагын да, чәчәген дә кулланырга уйлыйм. Бәрәңгесенең согын яз һәм көз чи килеш эчәм. Үз белдегем белән генә үләннәргә кагылмыйм. Тапшырулар карыйм, интернеттан өйрәнәм. Гадәттә үләннәрне май аенда җыярга тырышам. Җәй буе әзерләргә яраганнары да бар бит. Мелиссаны чәчәк аткан вакытта җыялар. Чамбыр үстерә башладым әле. Моңа кадәр аны бөтенләй белми идем. Узган ел үләннәрнең барысын бергә кушып эчкән идем, аллергия бирде. Шуңа күрә хәзер һәркайсын аерым эчәм. Шул вакытта гына файдасы бармы-юкмы икәнен беләсең. Тик чамалап эчәргә кирәк.

Фирая Захарова, фитотерапевт:

12 июльдән соң җыйган дару үләннәренең шифасы бетә дигән сүз белән килешмим. Бер республикада яшәсәк тә, көньяк һәм төньяк районнарда үләннәр бер үк вакытта чәчәк атмый. Кайбер районда яңгырлар күп яуса, кайсыдыр якта аз яварга мөмкин. Бу да үләннәр үсешенә тәэсир итә. Үләнчеләр тәртибен белә. Хәзер каз үләне, бака яфрагын, әрем, ромашка, мәтрүшкә җыя аласыз. Кычытканны чәчәк атканда да җыярга мөмкин. Ул җенси органнар өчен файдалы. Көз якынлашканда әрекмән, сарут, һиндыба тамырларын җыеп була. Яңгыр күп яугач, бар да яшел килеш утыра. Җәй буе җыярга ярый, үләннең көче бетми. Гөлбадран да файдалы. Сары чәчәкле үләннәр бавырга файдалы, паразитларга каршы көрәшергә булыша. Чәнчү үләне (синеголовник) тынычландыра. Бака яфрагы үпкә өчен әйбәт, канны чистарта, бала таба алмаучыларга шифасы бар.

Айсылу Әхмәтҗанова (Спас районының Урта Йорткүл авылы):

– Аякларым авырта, шуңа күрә болын-кырларда йөри алмыйм. Сәламәтлегем өчен дә үләннәр туры килеп бетми. Кая аллергия, кая башкасы... Үләннән файда күргән кешеләр дә бар. 12 июльдән соң үләннәр картая башлый. Шуңа күрә файдалы үзлекләре бетә дип уйлыйм.

Олеся Исламова (Кукмара районы):

– Басуда ромашка җыеп йөргән вакытым әле. Ул салкын тигәннән файдалы. Меңьяфрак канны чистарта, аның белән тамак чайкарга була. Мәтрүшкәне күбрәк җыеп калырга тырышырга кирәк. Тигәнәк балаларның эчләре авыртканда булыша. Чамбыр бик файдалы. Без үләннән чәйләр, майлар ясап сатабыз. Июль уртасына кадәр җыйсаң яхшы.

Ләйсән Гасыймова (Саба районы):

– Үләннәрне урманга барып җыям. Быел мәтрүшкә бик күп. Мин яшел чәй генә эчәм. Шуңа күрә үләннәрне күп итеп әзерлим. Җир җиләге, каен, кура җиләге яфрагыннан да чәй бик тәмле була. Юкә чәчәген дә әзерләп куйдык. кырлаган да бик әйбәт. Һәр әйбернең вакыты бар. Әмма бер кат ургач, үлән тагын яшәреп чыга бит ул. Тагын җыярга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре