Кышка болоньезе соусы
Фирдания Сабирова. Казан
Кирәк. 3 кг помидор, 1,5 кг болгар борычы, 500 г суган, 7–9 тырнак сарымсак, 100 г томат пастасы, 4–6 ботак яшел рәйхан, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы баллы паприка, ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч, 30 мл үсемлек мае, 50 мл алма серкәсе.
Әзерләү. Помидор, борыч, сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Күләме 6 л дан да ким булмаган зур кәстрүлгә вакланган бөтен яшелчәне салып болгатабыз. Суганны ваклап турыйбыз, бераз май салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз һәм башка яшелчәләр янына салабыз. Аннары томат пастасы, паприка, тоз, борыч, бал һәм серкә өстибез. Яхшылап болгатып кайнатып чыгарабыз. Аннары уртача утта, капкачын япмый гына 1,5–2 сәгать чамасы пешерәбез. Аның артык суы парга әйләнеп, соус куерып китәргә тиеш. Ахырдан ваклап туралган рәйханны салып болгатып, 5–7 минут тотабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
«Чирекле» помидорлар
Алсу Хәкимова. Яшел Үзән
Тозлык өчен 1 л су, 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3–4 лавр яфрагы салып кайнатабыз.
Әзерләү. Стерильләштерелгән 1 литрлы банкага 1 аш кашыгы үсемлек мае, чирекләп бүленгән (бер помидорны 4 кә бүләбез) помидорлар, ярымбоҗра итеп туралган суган, укроп, петрушка салып, өстенә кайнар тозлыкны коябыз. Аннары банкаларны кайнаган сулы савытка урнаштырып, 10 минут стерильләштерәбез. 1 аш кашыгы серкә өстәп, ябып куябыз.
Аджика
Дания Шәрәфиева. Казан
Кирәк. 3 кг помидор, ярты кг алма, ярты кг кишер, ярты кг болгар борычы, ярты кг суган, 200 г сарымсак, 2 данә ачы борыч яки 1 чәй кашыгы вакланган кызыл борыч, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә.
Әзерләү. Бөтен яшелчәне дә иттарткычтан чыгарабыз. Тәмләткечләрен салып, ике сәгать ярым чамасы акрын утта пешерәбез. Сүндерер алдыннан ике аш кашыгы серкә салып кайнатып чыгарабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Әлеге аджика ипигә ягып ашарга да тәмле, башка ризыкларга кушу һәм пицца пешерү өчен дә әйбәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез