Россия җәмәгатьчелеге март–апрель–май айларында мөһим берничә түгәрәк датаны игътибарсыз калдырды. Беренчесе – 1985 елның 11 мартында КПСС Үзәк Комитетының чираттан тыш пленумында Михаил Горбачевның Генераль секретарь итеп сайлануы. Кырык ел, ни дисәң дә, шактый зур вакыт бит инде. Ул еллар эчендә без гасырларга тиң юл үттек. Ул юл Горбачев исеме белән тыгыз бәйле.
Хәер, Пленумда Генераль секретарь итеп Гришинны яисә Громыконы сайласалар да (Көнбатыш разведкалары, мәсәлән, шуларны да лидерлыкка төп кандидат дип саный), СССР тетрәнүләр белән тулы финалына килми калмас иде. Брежнев үлгәндә үк, илнең икътисадый хәле кызганыч иде чөнки. Икътисад кына түгел, идеология һәм әхлак та тупикка килеп терәлгән иде: халык егылып эчә, караклык һәм зина масштаблары үсә... Кыскасы, вазгыять кискен үзгәрешләр таләп итә иде.
Социалистик система ул чорда диварга килеп терәлгән: Варшава договоры илләре һәм Икътисадый ярдәмләшү советына кергән мәмләкәтләрдә яшәп килгән тәртипләргә каршы көрәш көчәйгән, Әфганстанга кереп баткан совет хөкүмәтенең үз сателлитларында тәртип урнаштырырга хәле калмаган чак бу. Польшада «Солидарность» котырына, башка социалистик илләрдә дә хәл айкалып һәм чайкалып тора. Капиталистик илләрдәге компартияләр КПССны тәнкыйтьли. Италия коммунистлары, СССРдагы система каткан хәлдә, дип, җимерелүенә санаулы еллар гына калган, дип саный. Үз Пленумнарында алар Мәскәүгә мөмкин кадәр тизрәк демократизм һәм децентрализация кертүне, шәхси эшмәкәрлекне киң җәелдерүне, җитәкче органнарга галимнәрне һәм зыялыларны алып килүне, бюрократларны һәм көч структуралары вәкилләрен алмаштыруны, хәрби киеренкелекне йомшартуны, ә шул рәвешле экономияләнгән акчаны халык куллану товарлары җитештерүгә тотуны киңәш итә.
Автор боларны Горбачев килгәндәге вазгыятьне якынча күз алдына китерү өчен яза. Ил, чынлап та, тоталь дефицит шартларында яши. Халык куллануы товарлары бик аз җитештерелә, җитештерелгәннәре сыйфатсыз һәм кибетләргә барып җиткәнче, яртылаш урлана һәм талана. 1979 елда Үзәк Комитет секретаре Капитонов җитәкчелегендәге комиссия илдәге урлашулар турында секретариат утырышына доклад әзерли. Илдәге хәлне берничә ай өйрәнгәннән соң, алар шундый саннар китерәләр: «9–11 мең автомобиль Брестта өелеп тора, чөнки аларны мондый «җыелмаган» хәлдә чит илләргә тапшырып булмый; тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 25 проценты җыелмаган килеш килә; «Жигули» автомобильләренең 30 проценты ВАЗга кире кайтарыла, чөнки кулланучыга алар ярым җыелган килеш килеп ирешкән». Дөрес аңлагыз, заводтан техника тулы комплектта җыелган килеш озатыла, юлда талана...
Югарыдагы мәгълүматны автор, Горбачев лидер итеп сайланганда, илдәге вазгыятьне өлешчә генә булса да күз алдына китерү өчен яза. 1985 елның апрель Пленумында Горбачев илнең яңа үсеш концепциясен игълан итә: аны «социаль-икътисадый» тизләнеш дип атый. Озак та тормый, «үзгәртеп кору» дигән термин мәйданга чыга. Бик романтик чор бу. Без барыбыз да ашкынып тиз нәтиҗәләр көткән чак.
1985 елның 16 маенда СССР Югары Советы Президиумының «Эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәшне көчәйтү, самогон кайнатуны тамырдан бетерү турында» Указы игълан ителде. Аннан алда 7 майда Үзәк Комитетның шундый ук карары чыкты. Совет халкы үлгәнен-калганын белмичә эчә иде. Урамнар исерекләр белән тулы, кешеләр очрашса, төп тема эчүгә бәйле була иде. Үзәк Комитетның халыкка игълан ителмәгән статистикасы: 9 миллион исерекне көн саен урамнардан җыеп алалар... Эчкечеләрнең өчтән бере – хатын-кызлар, яртысы – яшьләр... Аракы сату чикләнде, кибетләр саны киметелде, бер кулга ике шешәдән артык бирелми иде. Аракы кибетләре алдында мавзолей янындагыга караганда зуррак чиратлар тезелде, бер алып чыккан кешеләр яңадан чиратка баса иде... «Көрәш» аракының җиңүе белән тәмамланды. Горбачев башлаган бер генә реформа да уңай нәтиҗә бирмәде. Социалистик системаны штыклар ярдәмендә генә саклап булачак иде. Итальян коммунистларының җитәкче урыннарга галимнәрне һәм зыялыларны кую турындагы киңәше дә бәрәкәтле туфракка төшеп мул җимеш бирә алмады. Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, 1975 елдан КПСС әгъзасы, 1978 елгы Ленин комсомолы лауреаты Бориc Березовский бик тиз капитализм акулаларының иң ерткычына әйләнде: Беренче каналны, Себер нефтен, «Аэрофлот»ны үз кулына төшерде, Россия матбугатының күп өлешен контрольгә алды. Комсомолда тәрбияләнгәннәр буржуаз сыйныфка тиз әверелеш кичерә алганын раслады ягъни. Боларның берсе дә аңа булышмады ләкин: Лондондагы зиратта тыйнак кына кабердә ята.
«Боларны ник яздың?» – дип сорар укучы. Тарих кабатлана. Капитализмның төп ныгытмасы булган АКШ империализмы мисалында кабатлана ул. Трамп реформалары әле күптән түгел генә куәте ташып торган державаны төпкә сөйри, гражданнар сугышы куркынычы алдына куя. Бу «Ватаным» хәбәрчесе фикере генә түгел. Конгрессмен Мэтт Мэддок Трамп хөкүмәте илне гражданнар сугышы чигенә китереп тери дип саный. ФБРның элекке директоры Джеймс Коми республикачыларның Трамп администрациясе гамәлгә ашырган реформаларга тирән үкенәчәкләрен әйтә.
Глобаль капитализмның состав өлеше булган Россиядә дә мәшәкать һәм проблемалар җитәрлек. Хәлләр мактанырлык түгел. Федераль газеталарның берсе бүгенге санында: «Сәнәгать домино кагыйдәсе буенча җимерелеш кичерә», – дип чаң суга. Россиялеләрнең күбесе социализмны сагына бүген. Ул сагыну СССР таркалганда чыккан бер анекдоттагыча. Халык депутатлары съездында алып баручы: «Кемнәр социализм яклы, сулга утырыгыз, кемнәр капитализм яклы – уңга», – ди. Берәү дә урыныннан күчми. Кабат кыстагач, берсе торып: «Без социализмдагыча эшләргә, капитализмдагыча алырга телибез», – дип кычкыра. «Иптәшләр, дөрес аңлагыз, – ди спикер, – Президумда урыннар барыбызга да җитмәячәк». Шуңа күрә сагынсагыз-сагынмасагыз да, Президиумда безгә урыннар булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез