«Проблема бар, беләбез, ник аны тагын күтәрергә?»

Аларның төрлесе бар. Очын очка ялгап, проблемаларга чумып яшәүчеләре дә, эшләрен оештырган төстә алып барып, шөкер кылучылары да. Еш кына без алар турында «авылның тоткалары», «авылның киләчәге» дияргә яратабыз. Ә алар үзләрен шулай итеп тоямы? Фермерларның кәефен Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXV съездында тоеп кайттык.

Ярдәм кимегән

Саннардан башлыйк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, алты ел эчендә «Агростартап» грантын 342 яшь фермер алган, 500 дән артык эш урыны булдырылган, терлек саны 10 мең башка арткан. Бигрәк тә Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Нурлат районнарында активлык күрсәтәләр икән. Боларда авыл бизнесын булдыруга 18–22 грант алганнар. Ә менә Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән, Әтнә, Әлмәт һәм Актаныш районнарында 1–2 генә фермер дәүләт ярдәменнән файдаланган.

Шулай да соңгы елларда фермерларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары кимегән. Әйтик, 2019 елда фермерларга һәм кооперативларга федераль ярдәмне дә кушып, 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән булган. Ә узган ел ярдәм күләме бермә-бер кимеп, 594 миллион сумны (аның 441 миллионы – Россия казнасыннан) тәшкил иткән. Шул исәптән кооперативларны үстерүгә 42 миллион сум гына бүлеп бирелгән (чагыштыру өчен: 2019 елда 300 млн сум булган).

– Хәзер бу акчага яхшы проект эшләп булмый. Шуңа күрә, Владимир Николаевич, авыллар проблемасына тиешле игътибар күрсәтүегезне исәпкә алып, финанслауны арттыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Бу бигрәк тә кооперацияләрне үстерүгә кагыла, – дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россия фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотниковка.

Районга фермер кирәкме?

Үзебезнең кеше, Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимиров та грант акчасын алуда кыенлыклар булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, кайбер районнарда кооперативларга бары тик дәүләт программалары кысасында гына ярдәм күрсәтелә. Ягъни авылларны һәм урыннардагы эшмәкәрлекне үстерү өчен мөһим булса да, районнар бу эштән читтә кала.

– Районнар җир, объектны күчерү буенча документларны алдан хәстәрләп куйсыннар иде. Мондый мәшәкатьләрнең озакка сузылуы эшне тоткарлый. Программада катнашу таләпләре артты, шуңа күрә башта теләкләре булган фермерлар да баш тарта башлады. Әйтик, 2024 елда программада катнашырга 1127 фермер хуҗалыгы гариза тапшырган булган, ә ярдәмне 431 кеше генә алган. Кемдер баш тарткан, кемдер таләпләрне үтәп чыга алмаган. Мондый вакытта фермер хуҗалыкларын үстерү турында сөйләп булмый, – диде Камияр Байтимеров.

Ирек бирегез!

Ассоциация башлыгы фермерларның проблемаларына артык тукталмады. Үзләрен борчыган сораулар турында җир кешеләре үзләре сөйләде. Әйтик, республиканың танылган фермеры Ирек Хәмәдишинның улы Азат та киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләмәкче икән. Сынмасмы канатлары?

– Авылга кайткач, яшь белгеч буларак, йорт салырга булдым. Ләкин «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы булса да, мин анда катнаша алмыйм. Чөнки әти-әни зур йортта яши, мәйданы зур. Тагын бер проблема бар. Узган ел без 5 дезинфекция барьеры белән тикшереп кертү зонасын төзедек. Безнең өчен 5–6 миллион сум – бик зур акча. Таләпләр куйгач, мондый эшләргә дәүләттән ярдәм дә булсын иде. Ә авылга кайтып, кошчылык белән шөгыльләнергә теләгән яшьләргә нишләргә? Йорт кошлары күчмә кошлар очып керә алмаслык ябык территориядә булырга тиеш, диләр. Тик һәр ферма янында моны ничек күз алдына китереп булсын? Территорияләрне ябып бетергәнче, кош гриппына каршы прививка ясасалар, күпкә яхшырак булыр иде. Башкортстанда шулай эшлиләр бит. Бу кадәрле чыгымны барлык фермерлар да күтәрә алмый, алар эшләрен туктатачак, – диде Азат Хәмәдишин.

Танылган фермер Равил Бикчуров әйтүенчә, Чүпрәле районында фермерлар саны үсә. Аларның саны 2021 елда 60 булса, хәзер 75 хуҗалыкка җиткән. Тик авырлыклар аларда да җитәрлек. Мәсәлән, узган ел, килешү булса да, фермерларның тамыразыгын кабул итмәгән Буа шикәр заводын тәнкыйтьләде ул.

– Без бу проблеманы барыбыз да беләбез. Әйе, узган ел уңыш шәп булды, заводлар тулды. Завод артыгын кабул итә алмый. Без бит кулдан килгәнне эшләдек, ләкин артыгын булдырып булмый. Проблема бар, беләбез, ник аны тагын күтәрергә? – дип җавап бирде аңа министр.

Вакытлары юк

Проблемалары турында зур трибунага менеп сөйләсәләр дә, күзгә-күз карап аралашкан вакытта сызлавыкларына кагылып узсалар да, шикаятьләр белән йөрергә вакыты юк фермерларның. Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев та аларны юкка гына «Түзәргә күнеккән кешеләр!» дип билгеләп узмагандыр. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 3,5 проценты гына фермерларга туры килә. «Бәлки ахырга кадәр түзәләрдер, ә бәлки бөтен сораулары да хәл ителеп барадыр», – дип нәтиҗә ясады ул.

Хәер, фермерларны проблемаларга гына чумып яши, дип уйлау да дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Алар арасында озак еллар уңышлы эшләп килгән, җитәкчелек каршында үз сүзләрен әйтергә курыкмаган, күпчелекнең фикерен турыдан-туры җиткерүче олпат абзыйларыбыз да бар. Тукай районыннан Минталип Миннеханов, Лаештан Нурислам Зарипов, Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллиннар – әнә шундыйлардан. Ә олпат фермерларыбызны алыштырырдай яшьләр булырмы? Бу сорау әлегә ачык кала.

Мөнәсәбәт

Әхтәм Кәримуллин, фермер (Теләче районының Олы Мәтәскә авылы):

– Мин фермерлык белән 2013 елдан бирле шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта 38 баш сыерым бар. Быел сөт бәяләре тотрыклы тора, шунысы сөендерә. Файдасын бик нык тойдык. Бүген сөтне заводка 42,50 сумнан тапшырабыз. Акчасын көнендә биреп баралар. Шушы бәядән төшермәсеннәр иде инде, җәен хакларның түбән тәгәрәве бар, анысына юл куймасыннар иде. Бездән кабул итү бәясе генә түгел, кибеттәге сөт хаклары да күтәрелде. Шуңа күрә заводлар үзләренә зыянга эшлидер, дип уйламыйм. Безнең авылда 5–6 фермер эшли. Кирәк вакытта авылга гел ярдәм итәбез. Тик шунысы бар: безнең күпчелегебез өлкән яшьтә. Безне алыштырырдай яшьләр кирәк.

Айгөл Ханова, фермер (Тукай районы):

– Барлык фермерларның да проблемасы бер: ресурслар кыйммәтләнә, ә продукциягә бәя күтәреп булмый. Әйтик, кош итенә бәя шул ук тора. Әйе, бераз арту бар, тик ул чыгымнар белән чагыштырганда, бик аз. Моның өстенә, кредитларның чамадан тыш зур процентта булулары. Мусабай авылындагы фермаларыбызда бүген 160 мең чеби бар. Без тәүлеклек чебиләрне алып үстерәбез. Бу яктан караганда, авырлыклар юк.

  Илнур Хәлилов, «Ихлас» сәүдә йорты менеджеры (Арча):

– Эшем буенча фермерлар белән күп эшләргә туры килә. Әйе, хәзер авылларның хәле мактанырлык түгел. Минем фикеремчә, авыл халкын эш белән тәэмин итүдә аларның роле зур. Киләчәктә, бәлкем, бердәнбер булып калырга мөмкиннәр. Яшьләр авылга кайтсын иде. Авыл хуҗалыгы – иң табышлы тармакларның берсе. Чөнки ит, сөт һәм икмәк һәркемнең табынында бар. Ә югары сыйфатлы продукция җитештерү буенча фермерлар беренче урында тора. Аларның иң зур проблемаларының берсе – җитештергән товарларын сата белмәве. Пропагандалау, сату юнәлешендә кызыклы, нәтиҗәле алымнарны куллану яшьләр кулында булырга тиеш. Шәхсән үземә соңгы елларда яшьләр дә авылга карый башлады сыман тоела. Яшь фермерлар барлыкка килә, алар грант акчасына фермалар сала, маллар ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре