Профессор совет заманындагы шоколадның ни өчен бүгенгесеннән яхшырак булуын әйтте

Күпләр әле дә совет заманындагы шоколадның тәмен хәтерли һәм СССР тәм-томнарын сагыну очраклы гына түгел: бу шоколад, чыннан да, хәзергесеннән куркынычсызрак һәм тәмлерәк. Ни өчен икәнен «Росбиотех» университетының кондитер, шикәрле, субтропик һәм азык-төлек тәм технологияләре кафедрасы профессоры Лариса Рысева сөйли.

Эксперт сүзләренчә, СССР чорында фабрикалар шоколад җитештергәндә, барлык технологик процессларны исәпкә алып, ГОСТларны төгәл үтәгәннәр. Ә бүген янга калдыру өчен алар бу процесслар шактый кыскартылган.

Рысева сүзләренчә, шоколадның төп ингредиентын — какао-кузакны ваклаганда чимал көчле ис чыгара, ә вакланган продуктны кыздырганда күп химик матдәләр хасил була. Продукттагы бу хуш исле элементларның бер өлеше шоколадта какао маен тигез бүлү нәтиҗәсендә алына. Бу процессны профессиональ сөйләмдә «конширование» дип йөртәләр.

«Ни кызганыч, бүген җитештерүдә бу процесс бик нык кыскартылган. Ул күп энергия чыгымнары һәм кыйммәтле җиһазлардан файдалануны таләп итә. Совет чорында ачы шоколад кимендә 72 сәгать «конширование» процессын үткән. Бүген бу бизнеска отышлы түгел. Экономия продуктта чагыла. Кыздырганнан, темперировкадан соң шоколадта химик матдәләр кала. Кайбер кешеләр өчен бу – шактый көчле аллергеннар», – дип сөйли Лариса Рысева Life.ru мәгълүмат порталына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре