Прокурор кисәтә: «Бер тотынсак, тиз генә җибәрмәячәкбез»

Ничек урлыйлар, шул дәрәҗәдә оятсыз итеп алдалыйлар! Әмма без капчыкта ятмый, иртәме-соңмы тишеп чыгачак. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов журналистлар аша түрәләргә: «Әлегә безнең игътибарга эләкмәгәннәр шуны аңларга тиеш: бер тотынсак, тиз генә җибәрмәячәкбез. Мине ишетсәгез иде», диде. Прокурор нәрсә дип кисәтә?

Альберт Суяргулов Татарстанга прокурор итеп яңа билгеләнгәч, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсенә җитди игътибар бирәчәген әйтеп куйган иде. «Балык йокламасын өчен, күлдә чуртан булуы кирәк», – дип кисәтте ул. Шулай булды да. Прокурорның республикадагы бер елдан аз гына артыграк эшчәнлеге халык теленнән төшми торган җинаять эшләре (Фаил Камаев, Энгель Фәттахов, Сергей Миронов, Гөлшат Нигъмәтуллина, Елена Сизова, Раил Садриев, Зөһрә Хисаметдинова һ.б.) белән истә калыр, мөгаен.

– «Суяргулов папкасы», «көрәшкә әзер булырга» кирәк дигән сүзләрем канатлы гыйбарәгә әверелер дип кем уйлаган! – диде иптәш прокурор журналистлар алдында чыгыш ясаганда. – Дөрестән дә, сезнең белән аралашу аша мин җәмгыятьнең кайбер катлауларына һәм вазыйфаи затларга фикер дә җиткерәм.  Шунысын да әйтергә кирәк: бу әле эшебезнең башы гына.

Кемгә нәрсә әйтергә тели бу, дип баш ватасы юк инде. Кырын эшләр кылырга уйлаучы вазыйфаи затларга һәм алар кулы астында эшләүчеләргә ул. Шунысын да искәртергә кирәк: максат – ришвәтчене төрмәгә утырту түгел. «Максат – җинаятьчегә дәүләткә китергән матди зыянны түләттерү. Законсыз рәвештә тупланган милек тартып алу – намуссыз түрәләр белән көрәшнең иң нәтиҗәле чарасы», – ди прокурор. Сүз уңаеннан, ике ел эчендә прокурор тарафыннан 600 млн сумга 12 шикаять чыгарылган. Әле тикшерүдә булган 8 шикаять бар.

Керемнәренең «чисталыгы», җыйган мал-мөлкәтенең законга каршы килмәвен яклар өчен аеруча тырыша кайберәүләр. Прокурор әйтмешли, ничек намуссыз итеп урласалар, шулай оятсыз итеп ялганлыйлар да.

– Кайчагында аларның хәйләкәрлегенә һәм оятсызлыгына шаккатам. Нәрсә генә уйлап тапмыйлар бит! – ди Альберт Суяргулов. – Суд хозурына кичә генә язылган заем яисә бүләккә бирү турында килешүләр китерәләр, суд бәхәсләрен өченче затлар файдасына борып җибәрергә маташалар. Әле берсе 170 млн сумлык заем турында килешү кәгазе белән килде. Сорау туа: елына 2,5–3 млн сум акча эшләп, бу кадәр бурычны ничек түләргә җыена соң әлеге түрә? Берсеннән котылам дип, икенчесенә тотылалар, үз-үзләренә кое казып, үз ялганнарында баталар. Һәр очракны җентекләп өйрәнергә туры килә, бу бик күп вакытны ала. Әмма без эшлибез. Шунысын да искә төшерәсем килә: судта ялган дәлилләр китергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Моның белән артык шаярмасагыз иде.

Тоткарланган түрәләрне акларга маташкан кешеләргә дә авызларын үлчәп ачарга туры киләчәк.

– Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев эшен мисал итеп китерәсе килә. Аны вазыйфасыннан азат итү турында сорау каралганда, бер депутат моңа каршы чыкты. Янәсе, Камаевның гаебе әле тулысынча дәлилләнмәгән дә, аның буенча эш төгәлләнмәгән дә. Бу эш белән күпме кеше шөгыльләнде! Димәк, муниципаль депутатлар безнең эшебездән шикләнә булып чыга инде. Камаев тикшерүчеләр белән килешү имзалады һәм үз гаебен таныды. Менә хәзер бу депутатлар ни дияр икән? – дип мисал китерде Суяргулов.

Прокурор белән очрашуда кешене ришвәтчелеккә ни этәрә дигән сорауга уйлану да булды. Альберт Суяргулов моның сәбәбен менә нәрсәдә күрә:

– Ришвәтчелектә тотылганнар гаиләдә, мәктәптә, уку йортында начар тәрбия алган дип уйлый алмыйбыз. Ришвәтчелеккә комсызлык этәрә. Шулай ук җәзасыз калу да. Вакытында кырын эш өчен җавап тотмый икән, «әйдә, ярый» дип, бу эшләреңне дәвам итәсең.

Форсаттан файдаланып, Альберт Суяргулов халыктан да, журналистлардан да гафу сорады. Беренчесеннән – барлык кырын эшләрне дә хәл итәргә өлгермәүләре, кайбер мәсьәләләргә әле барып җитә алмаулары сәбәпле. «Халык гозерләрендә җан авазын сизәм. Кызганыч, барысына да кул җитми», – ди хокук сакчысы. Журналистлардан исә «Слово пацана» сериалын һаман да карамаганы өчен гафу сорады Суяргулов. Анысын гына кичерерләр, эшлә генә, иптәш прокурор!

 Татарстанда ришвәтчелек

Ришвәт суммасы – 377 мең сум (былтыр – 263 мең сум).

972 коррупцияле җинаять.

Шуларның 453 е – ришвәт бирү һәм алу (255 млн сум).

750 дән артык вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган.

Судларда коррупция эшләре буенча гаепләү карарларын 150 дән артык зат тыңлаган.

21 кешегә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Татарстанда ышанычны югалту буенча 8 вазыйфаи зат эштән азат ителгән.

Иң күп коррупцияле җинаятьләр Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре