Россиядә яшәүчеләрнең 89 (!) проценты көн саен диярлек эштән соң стресс кичерүен әйткән. Һәм һәркем аны үзенчә кичерә, ничек тә җиңәргә тырыша. Соңгы елларда исә стрессны ашап җиңү турында ешрак сөйләшә башладык. Хәер, ризык та инде күптән яшәү чыганагы гына булудан туктап, ләззәт алу, тынычлану чарасына әйләнде. Бу ни сәбәпле шулай соң? Борчу-мәшәкатьләрне җиңү өчен ашаудан ничек туктарга?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог, ашкайнату тайпылышлары (РПП) белән эшләү буенча белгеч Айзилә Әхмәдуллова ярдәм итте.
– Ни сәбәпле соңгы арада стрессны азык белән җиңү турында ешрак сөйләшә башладылар? Элек бу күренеш булмаганмы? Әллә хәзер ризык тормышыбызда артык зур роль уйныймы?
– Бу яңа күренеш түгел. Стресс та, стрессны ашау ярдәмендә җиңү дә һәрвакыт булган. Ул хәзер тагын да киңрәк таралды, шуңа без бу турыда күбрәк сөйләшә башладык. Кеше җиңеллек эзли. Ә ашап тынычлану – бик җиңел юл. Өйгә кайттың, суыткычны ачтың, бөтен булган хис-кичерешләреңне ризык белән бергә «йоттың» да вәссәлам.
– Ни өчен кеше борчылганда ризыкка үрелә соң?
– Гадәттә стресс вакытында кешедә өч режим кабына: көрәш, качу яки катып калу. Һәркем бу халәттән үзенчә чыга: кемдер спортзалга бара, кемдер – психологка. Ә иң җиңеле – бәйлелек. Алкоголь, уеннар, тәмәке тарту, ашау. Проблеманың асылына барып җитүгә караганда күпкә җиңел, күпкә тиз юл бит.
Ашау ул – нәтиҗә генә, сәбәп түгел. Без хис-кичерешләрне тулысынча үзебез аша үткәрмибез, ә бары ризык ярдәмендә «каплап» кына куябыз.
– Ә иң аянычы – кеше артыгын ашап ташлаганы өчен үз-үзен битәрли башлый. Тик хатасын аңлагач та, тагын күп ашап ташлый. Һәм бу тагын, тагын кабатлана. Менә шул боҗрадан чыгу юлы кайда?
– Бу очракта «Мин нәрсә ашадым?», «Мин ник шулай күп ашадым?» – дип, үзеңне битәрләгәнче, «Мин ни өчен артыгын ашадым?» соравына җавап эзләргә кирәк. Җавапны ничек эзләргә?
Беренче һәм иң мөһим адым – үз хисләреңне аңларга өйрәнү. Мәсәлән, мин өйгә кайтам, тамагым ач түгел инде үзе, ләкин чәй эчеп, тәмле нәрсә ашыйсым килә. Бу уй башыңа керүгә, үзеңне туктатып, «Мин хәзерге вакытта ниләр кичерәм? Бүген нәрсә булды, мине нәрсә борчыды?» сорауларын бирергә кирәк. Әйтик, эшкә соңга калдым, җитәкче орышты, өстәвенә өйдә ирем белән дә бәхәсләштек. Хәзерге вакытта кемгә дә булса ачуланасың икән, бу хисне кумаска, үзең аша үткәрергә кирәк. Шул очракта рухи ачлык та үтәр, инде чәйләп алулар да онытылыр.
Бу – шактый катлаулы процесс, вакыт таләп итә. Кайчак диетада утыру җиңелрәк тә тоела. Әмма стресска карашыгызны, реакциягезне үзгәртмисез икән, барыбер диетада ташлаган килолар кире кайтачак, авызны тыю кыен булачак.
– Стресс вакытында ашауны нәрсәгә алыштырып була? Укучыларыбызга практик киңәшләр бирик әле.
– Инде әйткәнемчә, иң беренче чиратта, без үз хис-тойгыларыбызны үзебез аңларга өйрәнергә тиеш. Кызганыч, күпчелек кеше бу турыда уйламый да. Нинди генә булса да, эмоцияләрне үзең аша үткәрә белү мөһим. Аларны каядыр күмеп калдырмаска кирәк. Хис-тойгылар билгеле бер энергия тудыра, һәм ул энергияне ашауга түгел, башкага юнәлтергә өйрәнергә кирәк.
Әйтик, әйдәгез, ачуны алыйк. Барыбызга да таныш хис. Андый чакта кул астында мендәр булса, аңа суккаларга була. Сез билгеле бер кешегә ачулы икән, йөзенә бәреп әйтү дә файдалы. Бу зыян салмаса, әлбәттә. Кемгәдер физик күнегүләр дә ярдәм итә. Хәтта идәнне дә ачуланып юарга була.
Аннан соң, бездә хәзер ризыкны «яхшы» һәм «начар»га бүлү бик популяр. Асылда, ризык ул – яшәү, энергия чыганагы. Диетологлар әйткән була инде, имеш, баллы зыянлы, теге зыянлы, бу зыянлы. Ә бит тыелган әйбер татлы була. Нәрсәнедер ашаудан тыеласың икән, аны тагын да ныграк ашыйсы килә башлый. Диетада утырган кеше аңлый инде: атна буе «ПП-ризыклар» белән генә тукланасың да, аннан кисәк кенә бер кап конфет ашап куясың.
Бу кызык!
Галимнәр кайбер ризыкларның бәхет гормонын арттыруда файдалы булуын раслаган. Могҗиза белән түгел, ә бары тик билгеле бер витаминнар, файдалы элементлар күп булуга гына бәйле бу. Әмма монда да чамасын белеп ашарга кирәк. Бәхет хисен арттыра торган ризыклар: майлы балык, шоколад, җете төсләрдәге яшелчә һәм җиләк-җимеш (кабак, апельсин, баклажан һ.б.), сыр, банан, йомырка, чикләвекләр, ногыт борчагы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез