Газетага язылу

Психолог Гөлзар Вәлиева: «Урта яшь кризисы» кешенең тирәннән үзгәрү теләгенә бәйле»

Мин бу тормышта нинди эз калдырам? Урта яшькә җиткән кешенең күңелен тырнап тора торган сорауларның берсе бу. Белгечләр телендә әйтсәк, «урта яшь кризисы». Аны ничә яшьтә көтә башлыйсы? Ир-атлар ничек кичерә дә, хатын-кызлар ничек?

Психолог Гөлзар Вәлиева: «Урта яшь кризисы» кешенең тирәннән үзгәрү теләгенә бәйле»
шәхси архивтан

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.

– «Урта яшь кризисы»ның билгеләрен барлаудан башлыйк әле. Кешедә нәкъ менә кризис икәнен ничек аңларга?

– «Урта яшь кризисы» кешенең тирәннән үзгәрү теләгенә бәйле. Ул айлар, еллар буе дәвам итәргә мөмкин. Кеше яшәү мәгънәсе, җәмгыятьтәге роле турында уйлый башлый. Гомернең чиге барлыгына чын мәгънәсендә төшенә, азмы-күпме үлем турында уйлана. Игътибар итәсез микән: урта яшьләргә җиткәндә, якын-тирәдә үлем-китем очраклары да ешрак ишетелә башлый бит. Балачакта без моны күрмибез, яшь чакта бу турыда уйланмыйбыз. Ә инде урта яшьләрдә безгә мондый очраклар белән күзгә-күз очрашырга туры килә.

Мин ничек яшәдем? Нинди уңышларга ирештем? Булган бөтен мөмкинлекләрдән файдалана алдыммы? Тормышның мәгънәсе нәрсәдә соң? Кризис вакытында башка әнә шундый сораулар килә.

Һәм бу чор еш кына ниндидер бер төшенкелек, моңсулык хисе белән үрелеп бара. Ник дигәндә, кеше үзенең ярты гомерен яшәгәнлеген, кайбер хыял-максатларның инде беркайчан да чынга ашмаячагын аңлый. Яшь чакта «бүген булмаса, иртәгә булыр» фикере белән яшисең бит.

Тагын бер билгесе – моңарчы шөкер итеп яшәгән кеше үз тормышыннан канәгать булмый башлый. Һәм бертуктаусыз үз-үзенә сораулар бирә: «Эш алыштырыргамы соң?», «Машина алыштырыргамы соң?», «Хатын алыштырыргамы соң?» Элеккечә яшисе һәм эшлисе килми, ә яңача ничек яшәргә һәм эшләргә икәнен белми.

– Ул ничә яшьләрдә барлыкка килә?

– Хәзер инде ул 30 яшьлекләрдә дә очрый. Ә күбесенчә 35–50 яшьләрдә. Әмма бу – шулкадәр индивидуаль әйбер.

– Ир-атлар һәм хатын-кызлар бу кризисны ничек кичерә? Аерма зурмы?

– Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтә алам: ир-атларда бу кризис күбрәк гаилә мәсьәләсендә чагыла. Аерылу теләге барлыкка килә, яшь хатын аласылары килә. Ә хатын-кызлар карьераларын үзгәртергә тели башлый. Кемдер моңа кадәр бала ялында булып, эшкә чыгарга атлыга. Гомер буе ир һәм бала дип яшәгән хатын-кызлар бизнесвуменга әйләнә дә куя.

Тагын бер аерма: ир-атлар бу чорда һаман саен үз-үзләренә нәрсәдер расларга тырыша. «Күрәсезме, мин ничек булдырам», «Мин бу кешегә дә кирәк, монысы да миннән башка булдыра алмый» – менә шуның ише сүзләр аша үз әһәмиятләрен күрсәтергә тели. Ә хатын-кызлар үзләрен иреккә чыккан кебек хис итә. Балалар үскән, «хатын-кыз мондый, хатын-кыз тегенди булырга тиеш» дигән фикер инде артык борчымый. Алар бәйдән ычкынган кебек була. Һәм үзе өчен яши башлый.

– Ир-атлардан ишеткән бар: алар бу чорда төп рольләренең берсен – әти ролен югалта башлаган кебек була. Балалар үскән, мөстәкыйльләр. Кечкенә чактагы кебек «әти, әти» дип тормыйлар. Андый чакта үз-үзеңне ничек югалтмаска?

– Моңа өстәп, «балалар миңа акча кирәк вакытта гына шалтырата, аларга минем акча янчыгым гына кирәк...» кебек сүзләр белән мөрәҗәгать итүчеләр, чыннан да, шактый. Монда иң мөһиме – балалар белән башка төрле мөнәсәбәтләр кору. Алар инде кечкенә түгел, алар белән башкача аралашырга вакыт җиткән. Инде әти–бала гына түгел, бер-береңә дус булырга кирәк. Оныклар бар икән, вакытны алар белән уздыру да ярдәм итә. Шулай ук игътибарны үзеңә юнәлтергә, ниндидер яңа һөнәрләр үзләштерергә була.

– Хәзер инде кризистан чыгу билгеләрен саныйк.

– Үткән гомереңне, кылган гамәлләреңне тулысынча кабул итү. Ниндидер ялгыш-кимчелекләр өчен үзеңне эчтән ашамыйча, аларга сабак, тәҗрибә итеп карый башлау. Ностальгиягә бирелү. Әмма «эх, үтте-китте яшьлегем» дип түгел, «эх, минем яшьлегем шундый матур үтте» кебек матур сүзләр белән. «Якты моңсулык» дип атала бу хис.

Кризистан чыгуның тагын бер билгесе – тормышның яңа мәгънәләрен табу, үз алдыңа яңа максатлар кую. Моннан тыш, кеше тынычлана төшә, хафалану юкка чыга, янә шөкер итеп яши башлый. Мөнәсәбәтләр урнаштыру ягыннан да үзгәрешләр барлыкка килә. Әйтик, тормыш иптәшен ничек бар, шулай кабул итә, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрендә ихласлылык, бер-береңне кадерләү барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре