Утырышта катнашучыларга Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын җиткерде.
«Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисадый форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламлим. Бу көннәрдә Казанда Россия һәм чит ил сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм дин белгечләре, бизнесменнар һәм экспертлар җыелды. Сезгә икътисадый, гуманитар һәм рухи тормышның төп мәсьәләләре турында фикер алышырга, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашырга туры киләчәк, аның нигезендә мәдәни-цивилизацион күптөрлелеккә хөрмәт, тотрыклы һәм уңышлы киләчәк өчен диалогка һәм партнерлыкка ышаныч ята», – диелә анда.
«Ислам-Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе. Аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады, фән, мәдәният һәм социаль өлкәләрне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз, тышкы сәясәт мәйданында актив хезмәттәшлек итәбез, энергетика, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм һәм башка өлкәләрдә перспектив проектларны бергәләп гамәлгә ашырабыз», – дип хәбәр итте Россия Президенты.
Аның өйтүенчә, быел нәкъ менә Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы да очраклы түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез