Россия Президенты Владимир Путин Магнитогорск металлургия комбинаты хезмәткәрләре белән аралашу вакытында белдергәнчә, илдә туучылар санын арттыру өчен гамәлдәге ярдәм чаралары элеккечә үк җитәрлек түгел. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хәер, дөресен генә әйткәндә, җитди рәвештә шуны танырга кирәк: хәзер гамәлгә кергән ярдәм чаралары, минемчә, барыбер җитәрлек түгел», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, хатын-кыз йөккә узганнан алып бала 17 яшькә җиткәнче төрле этапларны үз эченә алган бердәм ярдәм системасын эшләү мөһим адым булды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез