233 миллиард сумлык салым, интернет-кибетле киләчәк һәм СВО ветераннарына ярдәм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлыгы көне уңаеннан республика эшмәкәрләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләрен бәйрәм белән котлады.
– Эшкуарлар һәрвакытта да халыкның актив өлеше булып торды һәм бу хәзер дә шулай, – диде Татарстан Рәисе. – Республикада 182 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Алар тарафыннан 641 мең эш урыны булдырылган. Моннан тыш, республикада 390 меңгә якын үзмәшгуль бар. Тармак вәкилләре былтыр 233 миллиард сум салым һәм кертемнәр түләгән. Бик җитди сан бу!
Мондый нәтиҗәгә санкцияләр һәм югары банк ставкалары гамәлдә булган «катлаулы шартлар»да ирешә алуны да аерым ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, эшкуарлар үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, башкалар өчен дә эш урыннары булдыра. «Шуңа күрә алар дәүләт ярдәмен тоярга тиеш», – диде Татарстан Рәисе. Мондый очрашулар күркәм традициягә әверелүен дә искәртте ул. Алга китеп булса да әйтик, әңгәмә барышында эшкуарлар ешрак күрешергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге фикерне ике куллап хуплады.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге сәнәгать паркы мәйданында узган чарада эшкуарлар Рәискә алты сорау бирде. Аларның кайберләре урында ук хәл ителде. Аерым алганда, Татарстанның кече һәм урта бизнесы предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Ильяс Нуриев эшкуарларга алга таба да ташламалы салым системасыннан файдалану мөмкинлеген булдыру турында әйтә башлады. Аның тел төбен аңлап: «Бу юнәлештә эш алып барыла инде», – дип бүлдерде Рөстәм Миңнеханов. Рәис сүзләренә караганда, моңа бәйле закон проекты Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында кабул ителәчәк тә инде.
СВО ветераны, эшкуар Булат Хәбибуллин агач эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. «Республикада парклар һәм скверларны төзекләндерү, урамнарны тәртипкә китерү юнәлешендә зур эш алып барыла. Без дә кирәкле җиһазлар җитештерергә әзер», – дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. Республика башлыгы үзебезнең җитештерүчеләргә, шул исәптән үз эшен башлаган СВО ветераннарына игътибарны арттыруны бик урынлы дип бәяләде.
Үләннәрдән чәй, косметика ясаучы Лаеш эшкуары Рамил Яруллин исә, эшне тагын да җәелдерү өчен, маркетплейслардагы үсеш мөмкинлекләре турында кызыксынды. Сорау кирәк урында, кирәк вакытта бирелгән булып чыкты. Әлеге очрашуда «Вайлдбериз» башлыгы Татьяна Ким да катнашты. Ул эшкуарларга сөенечле яңалык җиткерде.
– Республикада эшкуарлык рухы зур үсеш алган. Шуңа күрә биредә мөмкинлекләр дә зуррак. Гомумән дә, Татарстан безнең туган җиребез кебек. Былтыр республикада «Вайлдбериз»да сату күләме 58 процентка артты. Хәзерге вакытта Татарстаннан 13 меңгә якын сәүдәгәр әлеге мәйданда эшли, – дип сөйләде ул. – Эшукарларның онлайн мәйдандагы мөмкинлекләре тагын да артачак. Республикада үзебезнең ил брендларына ярдәм итү һәм аны үстерүгә багышланган «Үсеш платформасы» эшли башлаячак. Әлеге проектта илнең 11 төбәге катнаша инде. Ул җитештерүчеләргә үз товарларын сатуда, аның танылуын арттыруда ярдәм итүне күз уңында тота. Нәтиҗәсе дә бар: узган ел белән чагыштырганда без проектта катнашучыларның товар әйләнеше 60 процентка артуын күрәбез.
Республикадан проектка 15 бренд керәчәк. Алга таба бу эшне тагын да җәелдерергә дә ниятлиләр. Сатучылар өчен онлайн кибетләрнең әһәмиятен очрашуда катнашкан Кукмара эшкуары Алмаз Габидулин да югары бәяләде. «16 елдан бирле киездән эшләнгән киемнәр җитештерәбез. Татарстанда беренчеләрдән булып онлайн сәүдә мәйданына чыктык. Бүген тулысынча диярлек маркетплейслар аша сату итәбез. Безнең товар ил төбәкләреннән тыш, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Казахстан кебек чит илләргә дә китә. Татарстан да һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, безне ишетәләр. Бүгенге очрашу моның ачык мисалы», – диде эшкуар.
Татарстанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге дә ачылачак. Бу хакта очрашуда әлеге үзәкнең вице-президенты Александр Молодцов әйтте. Казандагы оешма республика эшкуарларына экспорт мәсьәләсенә кагылышлы сорау һәм мәшәкатьләрне хәл итәргә булышачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез