Аның кебекләрне кечкенә дә төш кенә дип тә әйтәләр. Тормыш кыенлыкларына бирешмичә, үз юлын тапкан Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызы Рәмзия Фәттахова – күпләргә үрнәк. Кечкенә генә гәүдәсенә күпме яхшылык сыйган аның. Балачагында күп кенә сынаулар узса да, сынмаган, аларны җиңеп чыгарга көч тапкан.
– Без – гаиләдә өч бала. Мин – уртанчысы. 7 яшемә кадәр сау-сәламәт булганмын. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәндә, сөякләрем сына башлаган. Ялганып кына бетә, тагын сына. Бик нык азапландым инде. Шуңа күрә укуым да өйдә генә булды, – дип сөйли Рәмзия.
Сөяк сынулар озак дәвам итә. Әмма шуңа да карамастан Рәмзия 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан укырга китәргә карар кыла. Интернат-мәктәптә укый башлый. Биредә аның кебекләрне укыталар да, дәвалыйлар да икән. Сынган саен бер аягы икенчесеннән 17 сантиметрга кыскаруын күреп алалар. Рәмзиягә катлаулы операция кичерергә туры килә. Аягын озынайтыр өчен Илизаров аппаратын куялар. Кыз сер бирми. Култык таякларында йөри башлый. Табиблар, берүк егыла гына күрмә, дип кисәтә. Ничек итсә итә, Рәмзия аякка баса. Казандагы 40 нчы һөнәр училищесына укырга керә. Күн мозаикасы төркемен сайлый.
– Мин анда бик яратып укыдым. Бәхетемә, шул елны Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетында кул эшләренә өйрәтә торган юнәлеш ачылды. Мин шул төркемгә эләктем. Укырга керә алдым. Өйдә укысам да, билгеләрем начар түгел иде. Училищены «бишле»гә генә тәмамлагач, югары уку йортында уку кыен булмады. 2005 елда дипломлы белгеч булып чыктым, – ди Рәмзия.

Әле аны университеттан тиз генә җибәрмиләр. Осталыгын, тәҗрибәсен күреп алып, укытырга калуны сорыйлар. Рәмзия биредә 8 ел студентларны өйрәтә.
– 2014 елда районга кайтып киттем. Әнинең бик тә үз янына кайтарасы килде. Казанга килгән иде ул. Без аның белән бер маршрут автобусында каядыр бардык. Шунда әни, өйгә дип, эмаль чүмеч алган булган. Автобуста кеше күп вакыт иде. Шактый озак бардык. Өйгә кайтып сумканы ачсак, теге чүмеч изелеп беткән. Әни шунда бик курыкты. Кызым, монда синең сөякләреңне генә түгел, үзеңне сытып бетерәләр икән, диде. Юл йөрү арыткан иде инде, – ди Рәмзия. – Хәзер авылда яшим. Авыл мәдәният йортында эшлим. Үземнең түгәрәгем бар. Балалар иҗат үзәгендә дә эшли башладым. Теләгән һәр кешене кул эшенә өйрәтәм. Бәйли дә беләм, чигәм дә, күннән, агачтан, керамикадан да эшләнмәләр эшлим. Казан җөе белән чигүне дә өйрәндем. Бөтен төр кул эшенә өйрәндем. Әлегә башкаларны челтәрле үрүгә өйрәтәм. Бу – Казан татарлары уйлап чыгарган уникаль чигү. Монда ике эшне берьюлы башкарасың. Ике җепнең берсен ялгыйсың, икенчесе белән бизисең. Бик матур килеп чыга. Шул рәвешле намазлык чиккән идем, бәйгедә җиңдем.
Рәмзия әтисе белән әнисенә бик рәхмәтле. Алар булмаса, нишләр идем икән, ди ул.
– 45 яшемдә дә иркә бала әле мин. Әти-әни җылысында яшим. Кайчак сәламәтлегем аркасында аларга булыша да алмыйм. Шунысы гына читен инде. Шулай да тик торганым юк. Аксак күп йөрер диләр бит әле. Минем турында ул. Кайтып та кермим кайчак. Үземә дә, тик тормыйсың, диләр. Йөрим әле йөргәндә, күп утырдым инде өйдә, дим аларга. Күңелемне төшермим. Тормышка сөенеп яшим, – ди Рәмзия.
Булганнан бар да була! Рәмзия машина да йөртә икән инде. Беренче машинасын дәүләт ярдәмендә алган. Икенчесенә үз тырышлыгы белән ия булган. Инде менә быел тагын яңарткан. Чит ил машинасында җилдерәм, ди.
– Әти белән әнинең гараж ишеген ачып озатып калулары да кадерле. Тизрәк алар янына кайтасым килеп тора. Әле озак еллар аларны сөендереп яшәргә язсын. Мин бик бәхетлемен. Хикмәт буй озынлыгында түгел, – ди ул. – Янымда гел яхшы кешеләр булды. Берәү дә күңелемне төшермәде. Үземнең дә тормышка үпкәләп утырырга вакытым юк. Башкаларга да үз юлларын табуын телим.
Гөлгенә Шиһапова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез