Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков «Геройлар вакыты» проекты кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эше белән танышачак. Бу хакта ведомство башлыгы Эльмира Зарипованың телеграм-каналында хәбәр итте.
«Рәсим Рәшит улы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен Президент тарафыннан тәкъдим ителгән «Геройлар вакыты» белем бирү программасында катнаша. Бу атна дәвамында ул безнең ведомствоның, шулай ук аның карамагындагы учреждениеләрнең төп юнәлешләре һәм эш үзенчәлекләре белән танышачак», – дип язган Зарипова.
Министр шулай ук «Геройлар вакыты» программасының махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан югары квалификацияле һәм компетентлы җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелүен дә искәртә. Аның максаты - аларны дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләргә әзерләү. Программа кысаларында анда катнашучылар идарә итүнең заманча алымнарын һәм технологияләрен өйрәнә, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм шәхси сыйфатларын үстерә, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез