«ВТ» укучылары Казанның бер хастаханәсендә якыннары ташлап калдырган бабайны хәтерлидер әле. Бабай дип яратып кына әйтүем. Карап торышка олырак күренсә дә, паспортта 66 гына яшь иде әле үзенә! Сүзем – моннан бер ел элек язмышы күпләрне тетрәндергән Рәшит Зиннәтуллин турында. Әле шушы көннәрдә генә үлеп киткәнен җиткерделәр.
https://vatantat.ru/2023/05/113112/
Якыннары хастаханәнең беренче катында ташлап калдырган иде аны. Мәрхәмәтле кешеләр күреп, Рәшит абыйны «Кеше приюты»на урнаштырдылар. Шуннан соң хәлен белергә без дә бардык. Аннан соң да аралашып тордык, күңелен күрергә тырыштык. Прәннек ярата иде Рәшит абый. Ташкентта туып үскән ул, аннары Казанга кайтканнар. Күп еллар мәчеттә эшләгән.
– Кинәт кенә авырып киттем. Бер кулым эшләми, имза куеп, пенсиямне дә ала алмас хәлгә килдем. Әллә шуңа өйдән чыгарып аттылар инде? Никах белән яшәдек, ЗАГС кәгазе юк иде. Ике кыз үстердек. Рәнҗетеп яшәмәдем дә кебек. Аңлаша идек. Нигә болай булгандыр? Хатыным: «Су алып киләм», – диде дә, кабат әйләнеп килмәде, – дип күңелен бушаткан иде Рәшит абый.
Аны язмыш кочагына чыгарып атсалар да, гаиләсе өчен бик борчылды ул. «Балам, сине Аллаһы Тәгалә минем янга җибәргән бит. Зинһар, гаиләм янына барып кайт әле. Хатынымның хәлен бел әле. Шикәр чире белән тилмерә ул, комага китеп ятмыймы икән? Исән-сау булса, мине эзләр иде ул. Әгәр килеп алса, өйгә кайтыр идем. Соңгы өметем бу минем», – диде беренче очрашуда.
https://vatantat.ru/2023/08/120676/
Казанның бер урамындагы йортны тиз эзләп тапсак та, фатирга эләгү җиңел булмады. Әмма Рәшит абыйның хатыны Зөлфия ишекне барыбер ачты.
– Ул нибары 10 мең сум пенсия алды. Шуның 2 меңенә психотерапевт язган даруны ала идек. Зурларга дигән памперс 3 мең сум тора. Икебез бүлеп, квартплата белән газ өчен түләдек. Ул 3 мең сум бирә, мин 3 мең кушам. Ашарга да кирәк. Үзем дә ике яшемнән бирле шикәр авыруы белән яшим. 48 ел буе гел даруда яшәп кара син! Икенче төркем инвалидлыгым бар. 12 мең сум пенсия алам. Кече кызым студент булгач, аны да ашатам. Дөрес, ул кирәк-ярагына акчаны укудан соң эшләп таба. Бөтен әйбер кыйммәт бит. Кибеткә дә айга өч кенә чыгам мин. Көнгә ике тапкыр гына ашыйм. Квартплатаны хәзер өчкә бүлдерергә җыенам. Кызларым да түләшсен, дим. Берүземә авыр бит, – дип, анысы да эчен бушатты.
Күзләре эчкә баткан, йөзләре агарган Зөлфияне дә кызгандым ул чакта. Якындагы кибеттән ашарына ризык алып биргәч кенә, күңелем бераз тынычланды. Күпме генә үгетләсәм дә, ул чакта Зөлфия миңа Рәшит абыйны кире алып кайтмаячагын әйткән иде.
Рәшит абыйның 5 баласы бар икән. Беренче никахыннан туган улы Рәүф арада иң кешелеклесе булып чыкты. Казанга кайтып, әтисенең хәлен белеште. Үзе белән алып китә алмаса да, ярдәмсез калдырмаячагын әйтте. Рәшит абыйның икенче никахтан туган ике баласы белән элемтәсе бөтенләй юк иде. Зөлфия белән уртак ике кызга да, аңлашылганча, артыгын өметләнеп булмады.
Озакламый Рәшит абыйны социаль приютка күчерделәр. Яңа яшәгән җиренә дә барып хәл белергә насыйп булды. Яңа урындагы тәртип тә, чисталык та, Рәшит абыйга булган мөнәсәбәт тә, дөресен әйткәндә, мактанырлык булмады. Юындыру сорагач, Рәшит кебекләрнең биредә 100 кеше икәнен әйтеп кычкырдылар. Әмма ул үзе бер дә зарланмады. Мондагы бүлмәсен Ташкенттагы кебек дип юанды. «Урамда аунап ятмыйм бит, йоклар җирем, ашарга ризыгым бар», – дип шөкер итте. Ә безне яклаучы итеп күрде, тагын чакырып калды. Әмма кабат очрашып булмады. Үлеме турында берничә ай узгач кына белдек.
Әлеге язманы тәмамлаганда, телефоным шалтырады. Зөлфия икән!
– Рәшитне чыгарып җибәргәч, күңелемә тынгы тапмадым. Азапланып яшәдем. Соңгы яшәгән урынына еш бардым. Әмма анда мине кертмәделәр. Язылышып тормагач, хатыны икәнне исбатлау авыр булды. Кереп күргәч, Рәшитне өйгә алып кайтасым килде. Рамазан аенда гел теләк теләдем, биш вакыт намаз артыннан Аллаһы Тәгаләдән юлын күрсәтүне сорадым. 27 мартта 3 мең сумга машина ялладым да барып алдым, – ди Зөлфия. – Ике ай яшәп калдык. Өйгә кайткач, көннән-көн сүрелде ул. Озатырга улы Рәүф, туганнары килде. Миңа әле дә читен. Уйламыйча ясаган адымыма үкенәм. Рәшитне догаларымнан калдырмыйм. Әле менә хәлемнән килсә, булдыра алсам, аңа атап корбан чалдырмакчы булам. Рәнҗеп кенә китмәсен!
Кайчагында безнең дә ярдәм тиеп куя. Рәшит абый гозере белән фатирларына баргач, Зөлфияне үгетләгәнем юкка булмаган икән, дим! Рәшит абыйның үз өенә кайтып, үз бүлмәсендә, үз урында бераз гына яшәп калганына сөенәм. Зөлфиянең күңеле дә тынгы табар төсле. Балаларында да шәфкать хисе уяныр дип өметләник.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез