Көрәш – татар халкының милли спорт төре. Аның мең еллык тарихы бар. Ә аның киләчәген булдыручылар ул – балалар. Без Казан көрәш федерациясе җитәкчесе, көрәш буенча республикабызның спорт остасы, «Зилант» спорт клубы президенты Расих Габдрахманов белән балалар көрәше турында әңгәмә кордык.
– Расих Әхмәтович, көрәш белән ничә яшьтә, ничек шөгыльләнә башладыгыз?
– Көрәш белән 7 яшьтә шөгыльләнә башладым. Теләче районы Сауш авылында туып үстем. Авылда башка спорт төрләре юк иде, шуңа күрә авыл малайлары бөтенесе көрәш белән шөгыльләнде. Бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбызның Сабан туйларында ничек бил алышканнарын күреп, без дә көрәшкә тартылдык. Башта яшьләр арасында Теләче данын яклап йөрдек. Аннан соң Казанга килдек, Вахитов районы данын якларга туры килде. Хәзер инде «Зилант» командасы, Казан шәһәре данын күтәрәбез. Балаларны, яшьләрне көрәшкә тартырга тырышабыз.
– Ни өчен нәкъ менә балалар көрәше юнәлешенә зур игътибар бирелә һәм бирергә кирәк тә?
– Балалар, яшьләр – безнең киләчәгебез. Көрәш ул – безнең татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәте. Миңа калса, татар көрәше белән бөтен татар егетләре дә шөгыльләнергә тиеш. Балаларны яшьтән үк көрәштә тәрбияләргә кирәк. Көрәшнең үзенә генә хас өстенлекләре бар. Беренчедән, ул хоккей яки футболдагы кебек артык зур чыгымнар таләп итми. Икенчедән, башка спорт төрләре белән чагыштырганда, көрәштә «спорт остасы» кебек дәрәҗәле исемнәрне алу мөмкинлеге зуррак.
– Бүген көрәш ни дәрәҗәдә популяр? Балалар бу төр спортка киләме?
– Аллага шөкер, көрәшнең популярлыгы елдан-ел арта. Күптән түгел генә Актанышта яшьләр, балалар арасында Татарстан беренчелеге узды. Бу рекордлы ярыш булды: биредә Татарстаннан 455 бала катнашты. Ләкин әти-әниләр балаларын башка спорт төрләренә бирә. Казанда балалар күбрәк көрәшкә тартылсыннар иде. Шөгыльләнү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, берничә урында спорт заллары эшләп килә. Көрәшне тагын да үстерергә кирәк.
– Көрәш сәламәтлеккә физик һәм психологик яктан ничек тәэсир итә?
– Гомумән, көрәш кенә түгел, барлык спорт төрләре сәламәтлек өчен файдалы. Балалар урамда яки башка җирдә йөргәнче, спорт белән шөгыльләнсә, яхшырак бит инде. Спорт кешене чыныктыра. Чыныгып үскән һәркемнең сәламәтлеге нык була.
– Балаларны көрәшкә җәлеп итү өчен нишләргә?
– Беренчедән, әти-әниләргә көрәш турында мәгълүмат җиткерергә кирәк. Шулай ук мәктәпләргә йөреп тә күрсәтергә кирәк. Популярлаштыру рекламасыз булмый, әлбәттә. Сабан туйлары да көрәштән башка узмый. Үзенә күрә рекламасы да бар, балалар көрәшкә тартыла, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. Безнең көрәшчеләр, чемпионнарыбыз, якын-тирәдәге мәктәпләргә барып, үзләренең уңышлары турында сөйләп, медальләрен күрсәтеп йөриләр. Үз балаларын көрәшкә күбрәк татар халкы бирә. Бездә 14 әр тапкыр дөнья чемпионы исемен алган егетләр дә бар. Бу – бик зур горурлык, үсеш. Башка спорт төрләрендә мондый зур дәрәҗәгә җитү авыр, хәтта мөмкин дә түгел, дияр идем. Шуны балаларга да җиткерәсе килә. Көрәш белән шөгыльләнсәләр, аларның үсеше, киләчәге булачак.
– Хәзерге көндә балалар өчен ярышлар еш үткәреләме?
– Районнарыбызда да, Казанда да ярышлар еш үткәрелә. Узган атнада гына 12–13 яшьлек балалар арасында Казан беренчелеген үткәрдек. Айга 1–2 тапкыр ярышлар үткәрелеп тора. Балалар анда акчалата бүләкләр, медальләр алалар. Һәр баланың үсеше бара, рейтинг, разрядларын – барысын да контрольдә тотабыз. Сабан туйларыннан башка, һәр районда сезонга ким дигәндә 15–20 ярыш уздырыла.
– Көрәшкә ничә яшьтә бирергә кирәк?
– Ничә яшьтә бирсәң дә, иртә дип тә, соң дип тә әйтә алмыйм. 10 яшьтә дә, мәктәпне бетергәч килгән егетләребез дә бар. Һәр бала физик яктан әзерлекле булырга тиеш. Шуңа күрә аны кечкенәдән өйрәтергә кирәк. 7 яшь – иң оптималь вакыт, дип уйлыйм. Бу – 7 яшьтән сөлге тотып көрәшергә дигән сүз түгел. Аны әкренләп әзерләргә кирәк, чөнки көрәштә имгәнү очраклары шактый. Бала кечкенәдән чыныга башларга тиеш.
– Балалар белән эшләүнең нинди үзенчәлекләре бар?
– Балалар белән эш зурлар белән эшләүдән күпкә аерыла, алар белән эшләү авыррак. Мәсәлән, зурлар белән килдең дә көрәшә башладың. Ә балалар белән алай булмый, алар имгәнергә һәм бүтән көрәшкә килмәскә дә мөмкин. Балалар белән балаларча. Бездә дә балалар белән эш алымнарын белә торган, педагогик яктан да белеме булган тренерлар эшли. Бу очракта үзе дә бала тәрбияли торган кеше булса, күпкә җайлырак. Шуңа күрә алар белән уйнап, мәтәлчекләр атынып, уенын-дәресен кушып өйрәтәсең инде.
– Бер генә Сабан туе да көрәшсез үтми. Ләкин бүген еш кына балалар көрәшендә катнашучылар кими бара, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр аз. Район, авылларда балалар көрәшен популярлаштыру өчен нишләргә?
– Балалар олылардан бер дә ким түгел, шуңа күрә Сабан туенда бүләкне олысына-кечесенә тигез итеп куярга кирәк. Үзем дә Сабан туйларында көрәш ярышын оештырган вакытта басымны күбрәк балаларга ясыйм. Бүген аларга акчалата бүләкләр дә бирелә. Быел миңа бер малай, килеп: «Расих абый, мин быел Сабан туйларында көрәшеп, 200 мең сум акча җыйдым», – дип әйтте. Тагын кайсы спортта мондый мөмкинлек бар? Әйе, элек олыларга зуррак бүләкләр: машиналар, суыткычлар һәм башкалар, ә балаларга кечерәк бүләкләр бирәләр иде. Хәзер исә Сабан туйларында да, Татарстан беренчелекләрендә дә балаларны зур бүләкләр белән кызыксындырырга тырышалар: кечкенә мотоцикллар да, микроволновкалар да, зур суммада акчалата бүләкләр дә бирелә. Район, шәһәр җитәкчеләре дә игътибарны балаларга юнәлтә.
– Балалар көрәшендә хәл ителәсе нинди проблемалар бар?
– Тренерларның күбесе олы яшьтә: гомер буе үзләре көрәшкән, тренер булып эшләгән кешеләр. Аларга алмашка хәзер яшьләрне әзерлибез. Көрәш белән шөгыльләнгән, педагогик белемнәре булган егетләребез тренер булырга әзерләнә. Аларга өстәмә хезмәт хакы да каралган. Спорт объектларыбыз да бик күп. Хәзер икенче мәсьәлә. Спорт комплексларын башка спорт төрләре белән тутыралар, аларга керү проблема булып тора. Тагын бер проблема – авыл, районнарда бала саны кими. Күпләр район үзәкләренә, зур шәһәрләргә күченә. Менә шул балалар «югала», аларны тиешле дәрәҗәдә җыеп бетерә алмыйлар.
– Көрәштә тәүге адым ясаучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Әти-әниләр, балаларын җитәкләп, көрәшкә килсеннәр иде. Без Казанда берничә урында эшлибез. Барлык шартлар да тудырылган. Әти-әниләр дә балаларының шөгыльләнгәнен карап тора ала, барысы да – аларның күз алдында. Көткән арада үзләре дә фитнес-тренажерларда спорт белән шөгыльләнә ала. Балалар да чыныга, үзләре дә тик утырмый. Шулай ук балалар матди яктан да үсеш алырлар иде. Спорт карьерасы да үсәчәк: яшь көрәшчеләребезгә Татарстан, Россия спорт остасы, дөнья чемпионы исемнәрен алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татарлар үз балаларын көрәшкә бирергә тиеш, минемчә.
Лиана Габбасова
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез