• Фото: Равил Әхмәтшинның шәхси архивыннан

Равил Әхмәтшин: «Мәскәү белән Татарстанны кешеләр берләштерә»

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре быел унбишенче тапкыр уза. Шушы елларда Татарстанның ил башкаласындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеген Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы ӘХМӘТШИН җитәкли. Вәкиллек нинди эшләр башкара? Читтә яшәүче якташларыбыз белән элемтәләр ныкмы? Әңгәмәбез шул хакта.

– Равил Кәлимуллович, апрельдә Тулы вәкаләтле вәкиллекне җитәкләвегезгә унбиш ел булды. Бу чорда аның эшен ничек бәялисез?

– Без яхшы команда туплый алдык. Тулы вәкаләтле вәкиллекнең эшчәнлеге икътисадый һәм халыкара элемтәләрне, федераль хакимият органнары белән эшне колачлый. Һәр хезмәткәр – үз юнәлешенең остасы. Беркетмәләр бүлегенең эше җайга салынган. Ул Татарстан җитәкчелегенең Мәскәү төбәгендәге актив эшчәнлегенә тәңгәл килә. Федераль хакимият органнарына юлланган хатларны эзлекле күзәтү эше нәтиҗәле рәвештә алып барыла.

Без Россия территориясендә үз дәүләтләре сәясәтен алып баручы илчеләр һәм дипломатлар белән даими аралашып торабыз. Халыкара бүлек хезмәткәрләре дәрәҗәле чит ил кунакларына гарәп, кытай, француз телләрендә презентацияләр үткәрә, инглиз телен әйтеп тә тормыйм. Быел гына да безгә Алжир, Бразилия, Бруней, Йәмән, Эфиопия илчеләре, Сүрия эшләрендә вакытлыча ышанычлы вәкил, шулай ук башка илләрнең вәкилләре килде. Кытай эшлекле даирәләре белән нәтиҗәле очрашулар уза. Мисал өчен, санкцияләр басымына да карамастан, узган елның августында Мәскәү Халыкара музыка йортында ел саен үткәрелә торган бәйрәм чарасында илчелекләрдән 50 дән артык вәкил кунак булды. Ә тантаналы кичәдә 30 дан артык чит ил илчесе катнашты. Иң мөһиме: үз эшчәнлегебездә республикадан читтә күпмилләтле Татарстанның ачык йөзен булдырырга тырышабыз. Хәер, чит илләрдә генә түгел, ил төбәкләрендә дә.

– Мәскәү белән Татарстан арасындагы элемтәләр ничек үсә?

– Төбәкләр арасында эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан. Соңгы елларда алар ныгыды гына. Ике арадагы элемтәләр Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысасында үсә. Мәскәү – Татарстанның төп сәүдә хезмәттәшләре арасында беренче урында. Төбәкләр машина төзелеше, нефть химиясе, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итә, фән һәм социаль өлкәләрдә элемтәләр җайга салынган. Мәскәү һәм Татарстан – бер-берсенә ярдәм итә һәм һәрвакыт киләчәккә омтыла торган төбәкләр.

Бүген Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәп бара. Бу – республикадагы зур команданың уртак хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Рөстәм Нургалиевич елына 60 көн Мәскәүдә эшли. Бирегә килгәч, ул көненә унбишәр эшлекле очрашу үткәрә. Бу – Татарстанның киләчәге хакына бик зур һәм тырыш хезмәт.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:

– Безнең Равил Кәлимулловичка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул берләштерә, җыя, оештыра. Ә бит аны беркем дә мәҗбүр итми, бу аның вәкаләтләренә керми. Моннан башка эшләре дә җитәрлек. Әмма аның җаны шундый.

– Тулы вәкаләтле вәкиллек күпмилләтле республикабызда туып үсеп, бүген Мәскәүдә яшәүче якташларыбызны да берләштерә. Бу фикер ничек барлыкка килде?

– Тулы вәкаләтле вәкиллеккә кадәр мин озак вакыт Татарстан һәм Мәскәү көч структураларында эшләдем, милиция генерал-майоры дәрәҗәсенә җиттем. 2002 елда мине Казаннан Салым полициясе федераль хезмәтенең Мәскәүдәге идарәсенә эшкә күчерделәр. Шул чакта якташларым белән элемтәләрем өзелде. Мин татарстанлыларның башкалада кайда да булса җыелалармы икәнен, нинди чаралар узуын белмәдем. Югыйсә ил башкаласында күп еллар дәвамында Татарстанның йөзләрчә мең улы һәм кызы яши. Алар төрле тармакларда эшли һәм шәһәр үсешенә зур өлеш кертә. Күбесе тарихи Ватаннарына файдалы булырга тели. Шуңа күрә, Тулы вәкаләтле вәкил булып эшли башлагач, якташларыбызны берләштерәсем килде. Без куәтле капитал – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне эшкә җигеп, нечкә, әмма иң ныклы Мәскәү–Татарстан күперен төзи алдык. Шуңа күрә бүген: «Безнең төбәкләрне кешеләр берләштерә», – дип ышанып әйтә алам. Якташларыбыз – республикага, ә Татарстанның аларга кирәк булуын тоя. Монда безнең дә өлеш тә бар.

– Сезнең тәкъдим һәм тырышлык белән Мәскәүдә кыска гына вакыт эчендә ике һәйкәл куелды. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

– Тулы вәкаләтле вәкил булып эшли башлавымның беренче көннәрендә үк диярлек татар җәмәгатьчелеге вәкилләре миңа Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать итте. Тиешле документларны өйрәнгәч, бу мәсьәләнең дистә еллар буе сузылуын аңладым. Мәскәү хакимияте һәйкәлләрне урнаштырырга ризалык биргән, аларның урыннарын билгеләгән, әмма финанслау каралмаган. Фикердәшләребез һәм иганәчеләр ярдәме белән 2011 елда Мәскәү елгасы аръягындагы элекке Татар бистәсендә – Габдулла Тукайга, 2012 елда Муса Җәлил исемен йөрткән урамда аңа һәйкәл ачтык. Бу уңайдан, скульпторлар Салават Щербаковка һәм Юрий Злотега рәхмәт әйтәсем килә.

– Сез студентлар белән дә даими һәм нәтиҗәле эшлисез. Бүгенге яшьләр нәрсәсе белән аерыла?

– Хәзерге яшьләрнең мөмкинлекләре күбрәк. Алар мәгълүмат технологияләре чорында яши. Яшьләр яхшы укый һәм эшли, хәтта үз бизнесларын ачалар. Мин аларны тәнкыйтьләүчеләр белән беркайчан да килешмим. Бүгенге яшьләр искиткеч. Алар арасында сәләтле актерлар, музыкантлар, эшмәкәрләр күп. Яшьләр фәнни ачышлар ясый, эш урыннары булдыра, ә кирәк вакытта Ватан сагына баса. СВО зонасында нинди батырлык күрсәтәләр! Махсус хәрби операциядә катнашучылар – Тулы вәкаләтле вәкиллектә уза торган чараларның иң кадерле кунаклары. Һәр заманның – үз геройлары. Бөек Ватан сугышы елларында нацизмны тар-мар иткән әтиләребез, бабаларыбыз һәм ерак бабаларыбыз барыбызга да батырлык үрнәге күрсәтте. Бу – җиңүчеләр буыны. Хәзер СВОдагы хәрбиләр аларга тиң булырга тели. Ватанга тугрылык, иминлек – илебез сагында торучыларның тормыш мәгънәсе. Моның өчен хәрбиләр алдында барыбыз да  баш иябез.

– «Мәскәү–Татарстан күпере» яшьләр форумы турында ике төбәктән читтә дә бик яхшы беләләр. Аның уңыш сере нидә?

– Спикерларыбызның тормышчан киңәшләре, аларның шәхсән уңышка ирешү серләре яшьләргә үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанычны арттыра. Мин Рөстәм Нургалиевичка бик рәхмәтлемен. Ул ел саен безнең форумга килә. Татарстан Рәисе чыгыш ясаучы һәркемне зур канәгатьлек һәм кызыксыну белән тыңлый. Мәсәлән, Сергей Жуков аңарда бик яхшы тәэсир калдырган иде. Җырчы, күпләрне гаҗәпләндереп, яртылаш татар булуын да әйтте. Рөстәм Нәбиевнең рухи көче гаҗәпләндерде. «Без җәяү, үз аякларыбыз белән тауларга менә алмыйбыз, ә ул куллары ярдәмендә иң биек тауларны яулый!» – дип сокланды Рөстәм Миңнеханов.

Мин үзем дә тыйнак космонавт, Россия Герое Сергей Рыжиковның яшьләр алдында җырлап җибәрүенә шаккаттым. Егет-кызлар белән аралашканда спикерларыбыз еш кына көтелмәгән яктан ачыла. Димәк, без кунаклар өчен дә, яшьләр өчен дә яхшы мохит тудыра алабыз. Бу уңайдан, Тулы вәкаләтле вәкиллек командасына зур рәхмәт әйтәсем килә. Профессиональ режиссерлар да, сценарий язучылар да ялламыйбыз. Бездә моның өчен мөмкинлекләр юк. Ун ел буе үзебез программа төзибез, кунаклар чакырабыз. Ул коммерция проекты түгел, барысы да йөрәк кушуы буенча эшләнә. Шул вакыт эчендә без яшьләр алдында чыгыш ясарга дип чакырган бер генә кеше, гонорар булмавын белгәч, чарада катнашудан баш тартты. Чын күңелдән форум кызык һәм файдалы булсын дип тырышабыз.

– Сез хәрбиләргә – СВОда катнашучыларга актив һәм күп ярдәм итәсез. Алар белән еш очрашасызмы?

– ДНР һәм ЛНРга беренче ярдәмне Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә 2022 елның мартында оештырдык. Читтә кала алмадык, шул гына. Тора-бара фикердәшләребездән торган төркем барлыкка килде. Алар белән хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтеп, якынча ике айга бер тапкыр очрашуларга барабыз. «Төньяк» группировкасы командованиесе белән аеруча ныклы мөнәсәбәтләр урнашты. Без йөк (автомобильләр, квадроцикллар, мотоцикллар, махсус техника һ.б.) алып барып кына калмыйча, хәрбиләр белән шәхсән аралашабыз, аларга үз элемтәләребезне калдырабыз. Кирәге чыкса, шәхси мәсьәләләрен хәл итәргә, яраланучыларга, хәрбиләрнең гаиләләренә булышабыз. Чын ирләрчә дуслык өчен Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевка, Рафаэль Фәизовка, Рөстәм Гатауллинга рәхмәт әйтәсем килә. Безне тормышка бер үк караш һәм бер үк кыйммәтләр берләштерә.

– Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендәге хезмәтегез сезне нәрсәгә өйрәтте?

– Мин үзенчәлекле язмышлы бик күп кешеләр белән таныштым. Мине аларның оптимистлыгы, тормышны яратулары һәм кешелеклелеге сокландыра. Берсе, гадәттән тыш хәлдә самолетны җиргә төшереп утыртып, йөзләгән кешенең гомерен саклап калды; икенчесе, боевиклар уты астында вертолетны һавага күтәреп, дистәләгән десантчыны коткарды; өченчесе, үзенә зур җаваплылык алып, Россия Президентының йөрәгенә операция ясады. Бөек Ватан сугышында өч нацист концлагерен һәм 10 ел ГУЛАГны кичергән 100 яшьлек хатын-кыз разведчик гомеренең азагында миңа болай диде: «Мин – бәхетле кеше». Мондый кабатланмас шәхесләр күп һәм мин алар белән горурланам.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре