Газетага язылу

Равил Кузюров урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан тармак хезмәткәрләре һәм ветераннарын республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.

«Урман җирдәге иң мөһим табигый ресурсларның берсе булды һәм шулай булып калачак та. Киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру, аларны нәтиҗәле һәм сакчыл куллануны тәэмин итү, илнең экологик куркынычсызлыгын ныгыту – һәммәбез өчен дә уртак бурыч. Безнең эшебез нәкъ шул кыйммәтләргә нигезләнә дә инде, – диелә котлау хәбәрендә. – Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы – динамикалы рәвештә үсә торган өлкә. Төбәктә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча максатчан эш алып барыла, тармак оешмаларының матди-техник базасы яңартыла, эшчәнлеккә инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертелә. Соңгы елларда цифрлы технологияләр өлкәсендә алга китеш булды – урман хуҗалыгын идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче берничә система һәм сервис эшләнде. Әлбәттә, югары нәтиҗәләргә күп очракта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән ирешелде.

Республиканың урман хуҗалыгында югары квалификацияле белгечләр, үз эшләрен белүче һәм ихлас яратып башкаручы кешеләр эшли. Югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз эшегезгә бирелгәнлек – һәрберегезне характерлый һәм төбәкнең социаль-икътисади потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирә торган үзенчәлекләр. Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән тырыш, фидакарь хезмәтегез һәм бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре