• Фото: министрлыкның матбугат хезмәте

Равил Кузюров: «Урман хуҗалыгы Россиядә лидерлар рәтендә»

Урманчылар көне якынлаша. Татарстан урмачылары нинди эшләр белән мәшгуль? Урман кышка әзерме? Шул уңайдан Татарстанның тармак хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән сөйләштек.

– Равил Әфраимович, 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына карый торган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» яңа төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның шул ук исемдәге төбәк проектыннан аермалары нинди?
– «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлары элеккечә калды, бу – сыйфатлы урман торгызу һәм урманнарны янгыннан саклау. Әмма хәзер безнең эшне бәяләргә мөмкинлек бирә торган индикаторлар һәм күрсәткечләр күбрәк барлыкка килде.
Беренче индикатор – «Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата процентлардагы нисбәте». План нигезендә, аны 2025 елда 100 проценттан 2030 елда 112 процентка кадәр арттырырга кирәк булачак.
Икенче индикатор «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү» дип атала. Аны арттыра барып, 2030 елга 10 мең гектарга кадәр җиткерү планлаштырыла. Гади телдә әйткәндә, нәкъ менә шундый мәйданда сыйфатлы урман утыртмалары үсәргә тиеш. Урман торгызу – озак процесс, ул орлык җыю, чәчкеннәр үстерү һәм аларны утыртудан башлана, аннан соң агротехник тәрбия чараларын үткәрергә кирәк. Соңгы нәтиҗә – урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү – бу эшләрнең сыйфатлы үтәлешенә бәйле.
Өченче индикатор – «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү». Без бу юнәлештә актив эшлибез: техника паркын яңартабыз, янгын куркынычы торышына системалы мониторинг ясыйбыз һәм урман янгыннарына каршы пропаганда алып барабыз. Безнең бурыч – урман янгыннарын сүндерү генә түгел, ә аларны булдырмый калу.Шулай ук урман үсемлекләренең орлык запасын формалаштыру, урман культураларын карау буенча чаралар үткәрү, урман орлыкчылыгының яңа объектларын булдыру һәм гамәлдәгеләрен үстерү белән бәйле өстәмә күрсәткечләр дә бар.

– Техника сатып алу каралганмы?
– Әйе, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру тармак учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуны күздә тота. Урман янгыннарын сүндерү, урман культуралары техникасы һәм махсуслаштырылган җайланмалар сатып алырга ниятлибез.

– Равил Әфраимович, 2025 елда «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре нинди?
– Быел республикада урман фонды җирләрендә 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1600 гектар мәйданда. «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән индикатор 100 процентка җитте.
Тулаем алганда, Татарстанда урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4702 гектар тәшкил итте. Шулай ук 1902 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары утыртылды.
Эшчәнлегебезнең мөһим өлеше – урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү. 2025 ел башыннан 1100 килограмм орлык җыелды, шул исәптән ылыслы токымнар буенча – 660 килограмм. Ләкин эшләр әле төгәлләнмәгән, бүгенге көндә корычагач һәм сабакчалы имән чикләвеге орлыклары әзерләнә. Көзгә тагын бер төп бурыч – 2,5 мең гектар мәйданлы урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерү.

– Урманнарда янгын куркынычы сезоны ничек уза?
– Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны шактый иртә – 31 мартта башланды. Баштан ук вәзгыять контрольгә алынды – янгын куркынычы торышына мониторинг ясалды, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарылды.
Иртә килгән яздан соң, җәен эссе көннәр белән явым-төшем чиратлашып торды. Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, гражданнар өчен урманнарга килү һәм аларга транспорт чаралары белән керүгә каршы 1 тапкыр чикләү кертелде. Ул 31 майдан 20 июньгә кадәр гамәлдә иде.
2025 ел башыннан Татарстанда урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 535 термик нокта һәм 354 яну очрагы теркәлгән. Урман янгыннары теркәлмәде.
Янгын куркынычы булган сезонны октябрь уртасыннан да иртәрәк булмаган чорда ябарга уйлыйбыз. Күпләр, көзен янгын куркынычы кими дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Гражданнар үзләренең йорт яны участокларын тәртипкә китерә, урманга гөмбә җыярга килә, ә коры яфраклар һәм үләннәр җил белән бергә ут таралу өчен идеаль шартлар тудыра.

– Республика урманнарында санитария һәм урман патологиясе вәзгыяте нинди?
– Вәзгыять әлегә, бәхеткә, шактый тыныч. Хәзерге вакытта Татарстанда авырулар һәм урман корткычлары белән зарарланган утыртмаларның мәйданы нибары 1% тәшкил итә.Урман утыртмаларын бәяләү, шулай ук аларның торышын яхшырту максатында быел республикада 2400 гектарда урман патологиясе тикшеренүләре һәм 510 гектарда санитария-савыктыру чаралары үткәрелде. Шулай ук, теләсә нинди үзгәрешләргә оператив җавап бирү өчен, урман корткычларына системалы мониторинг ясалды һәм исәпкә алу үткәрелде.

– Пилотсыз авиация системаларын кертү ничек бара?
– Без бу юнәлештә җитди алга киттек. Быел «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты ярдәмендә безнең урманчылыкларга һәм урман хуҗалыкларына 28 заманча дрон бирелде, якын арада тагын өчне сатып алырга планлаштырабыз.Әлбәттә, техниканы тапшыру гына җитми – без белем бирүнең тулы канлы программасын да оештырдык, бу җайланмалар белән эшләячәк белгечләр өчен практик семинарлар сериясен уздырдык. Пилотсыз авиация системалары урман хуҗалыгында үзенең гаҗәеп нәтиҗәле булуын исбатлады инде. Алар ярдәмендә без урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын хәл итәбез.

– Равил Әфраимович, ә урман тармагына яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?
– Татарстанда яшь белгечләрне урман тармагына җәлеп итү өчен чаралар комплексы күрелә. 2025 елдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне арттыру мөһим адымнарның берсе булды. Элек түләүләр урта һөнәри белемле белгечләргә 150 мең сум һәм югары белемле чыгарылыш укучыларына 300 мең сум күләмендә бирелә иде. Хәзер бу суммалар 300 мең һәм 500 мең сумга кадәр арттырылды. Шулай ук мондый ярдәм алырга хокуклы яшь белгечләрнең яше дә 30 дан 35 яшькә кадәр арттырылды.

Түләүләрне урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр алырга хокуклы, алар финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән кимендә өч ел учреждениеләрдә эшләргә вәгъдә итәләр.

– Равил Әфраимович, сөйләшүебезне тәмамлап, елның калган өлешенә тагын нинди бурычлар билгеләнгән?
– Безнең алда әле бик күп мөһим эшләр бар. Барыннан да элек, янгын куркынычы булган сезонны уңышлы тәмамларга кирәк. Безнең белгечләр урман массивларында көчәйтелгән патрульлек итүне дәвам итәчәк.Шулай ук безгә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсен тулысынча үтәргә кирәк булачак.Моннан тыш, без инде киләсе елга әзерлек эшләрен башлыйбыз – планнар төзибез, бюджет формалаштырабыз.Безнең команда куелган барлык бурычларны да үтәр дип ышанам. Республика җитәкчелегенең ярдәме, заманча технологияләр кертү һәм, әлбәттә, белгечләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстанның урман хуҗалыгы ышанычлы рәвештә үсә һәм Россиядә лидерлар рәтендә кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре