Тагын 3,5 елдан Татарстанда яшәүче ике кешенең берсенең хезмәт хакы 100 мең сумнан артып китәчәк, ди. «РИА Новости» агентлыгы белгечләре үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Рәхәт тормыш кемгә һәм кайчан килеп җитәчәк?
Татарстан ил күләмендә хезмәт хаклары иң тиз үсә торган төбәкләр рейтингының беренче унлыгына эләккән. Тикшерү барышында ачыкланганча, тагын 3,5 елдан республикада яшәүче һәм эшләүчеләрнең 50 процентының хезмәт хакы 100 мең сумлык чикне узачак. Без – әлеге күрсәткеч буенча исемлекнең тугызынчы баскычында. Ә татарстанлыларның 75 проценты алты урынлы санлы хезмәт хакы ала башласын өчен, алты ел вакыт кирәк булачак, дип фаразлаганнар.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнвар–февраль айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 78 мең 142 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорына караганда 23 процентка күбрәк бу.
Хезмәт хаклары иң тиз үскән төбәкләр рейтингының беренче баскычында – Ямал-Ненец автономияле округы, анда инде хәзер үк халыкның яртысы 100 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы ала. Беренче бишлеккә илнең төньягындагы тагын дүрт төбәк – Чукотка, Магадан өлкәсе, Ханты-Манси һәм Ненец автономияле округлары эләккән. Биредә эшчеләрнең яртысы күп дигәндә 1,8 елдан 100 мең сум хезмәт хакына өмет итә ала. Беренче унлыкта, бездән кала, Якутия (3,1 ел), Мурманск өлкәсе (3,2 ел), Сахалин өлкәсе (3,3 ел) һәм Иркутск өлкәсе (3,5 ел) бар. Күршеләребезне алсак, Чуашстан – егерме сигезенче (4,8 ел), Башкортстан – кырык беренче (5,1 ел), Ульян өлкәсе – кырык тугызынчы (5,8 ел) урында. Исемлек ахырында – Ингушетия. Анда яшәүчеләргә әле тагын 15 ел эшлисе дә эшлисе.
– Хезмәт хакларыннан бигрәк, тормыш кыйммәтләнә, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген республикада иң аз хезмәт хакы алучылар мәгариф һәм авыл хуҗалыгы кебек тармакларда эшли. Аларның уртача айлык акчасы 60 мең сум тирәсе. Андыйларга рәхәт тормышка ерак әле. Иң күп хезмәт хакын исә (ә ул инде хәзер үк 100 мең сумнан күбрәк) фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә кебек өлкәләрдә түлиләр. Сәнәгать тармагында да хезмәт хаклары зур. Эшчеләрне заводларга шул рәвешле җәлеп итәләр. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге эшләгән акчасын төп кирәк-яракларга тотып бетереп бара. Ягъни кулда артык акча юк.
Моның белән Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буена белгече Фәнис Хөсәенов та килеште. «Бүген ил күләмендә физик затлар депозитта 60 триллион сумнан артык акча сакласа да, банк кертеменең уртача күләме зур түгел. Ул 400 мең сумга якын тәшкил итә. Бу – нәрсә дигән сүз? Банкта байлар акча саклый. Шул ук вакытта, илдә яшәүчеләрнең барысын да исәпкә алганда, андыйлар күп түгел. Төрле бәяләүләр буенча, банк кертемнәренең 80 проценты байларга туры килә һәм алар ил халкының 30 процентын тәшкил итә. Россиялеләрнең күбесенең исә артык акчасы юк, чөнки эшләп тапкан яшәргә генә җитә», – ди белгеч.
Эш дигәннән, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алдагы биш елда иң кирәкле һөнәрләрне атады. Аерым алганда, алга таба җитештерү һәм махсуслашкан хезмәтләр өлкәсендә эшләүче җитәкчеләргә, топ-менеджерларга, бухгалтерларга, инженерларга, техник белгечләргә, шулай ук тәрбиячеләргә һәм укытучыларга ихтыяҗ зур булачак, дип белдергәннәр. Хезмәт хаклары турында гына әйтмәгәннәр.
Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм аларга тәкъдим ителгән хезмәт хакы
| Сату буенча менеджер | 84 900 сум |
| Машина йөртүче | 165 600 сум |
| Сатучы-кассир | 53 400 сум |
| Call-үзәк операторы | 45 100 сум |
| Курьер | 129 700 сум |
| Бухгалтер | 65 300 сум |
| Төрле эшләр башкаручы | 96 900 сум |
| Товар төрүче | 75 200 сум |
| Табиб | 74 900 сум |
| Администратор | 50 000 сум |
hh.ru агентлыгы мәгълүматлары
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез