Күп еллар буена герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин, үз язмаларында Рәхим Саттарны телгә алып, аны «уникенче җәлилче» дип атарга кирәк дигән фикер үткәрә. «Хәрби дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов белән исеме күпләргә билгесез шәхеснең язмышына ачыклык кертергә тырыштык.
– Михаил Валерьевич, кем ул Рәхим Саттар? Яшьләр түгел, хәтта өлкән буын кешеләре дә аның турында күп нәрсәләрне белми кебек.
– Рәхим Саттарның сугышка кадәр булган тормышы да, эшчәнлеге дә Казанга бәйле. Үзе ул Башкортстандагы Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында, мулла гаиләсендә туып үсә. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Уфада дәвам иттерә. Мәктәптә укыган елларда ук шигырьләр яза башлый. Донбасс якларында шахтер, урманчы булып эшли. Кызыл Армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, үз теләге белән фин сугышына китә. Чаңгычылар отрядында командир дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннан ул Казанга кайта. Башта Мәгариф халык комиссариатында кадрлар бүлегендә эшли. Татар педагогия институтына укырга керә. Соңрак «Яшь сталинчы» газетасында хәрби-спорт бүлеген җитәкли, «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы мөхәррир булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлануга, Куйбышев хәрби училищесына китә, алман телен өйрәнергә керешә. 1941 елның октябрендә парашютчылар курсына җибәрелә. Десантчы сыйфатында, фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның май аенда аның белән элемтәләр өзелә. Чирмешән районының Яңа Кади авылындагы гаиләсенә Рәхим Саттарның Смоленск тирәсендә хәбәрсез югалуы турында хәбәр генә килеп ирешә. Ул шунда әсирлеккә эләгә. Аны бер лагерьдан икенчесенә күчереп йөртәләр. 1942 елның 16 сентябрендә Германиядәге Вустрау лагерена китерәләр.
– Белгәнебезчә, аның әсирлектәге тормышы «Идел-Урал» легионында фашистларга каршылык күрсәткән яшерен төркем эшенә бәйле?
– Ул Вустрауга Муса Җәлил белән бер вакытта диярлек килеп эләгә. Алар аңа кадәр Казанда да бик яхшы таныш булалар. Ә лагерьда очраклы гына очрашалар дип әйтсәк тә була. Җәлил элекке дусларыннан беренче төркемдә булган легионерларның уңышлы төстә партизаннар ягына чыкканын ишетә һәм «Идел-Урал» легионына керергә ризалык бирә. Үзе артыннан Рәхим Саттарны да ияртә. 1943 елның гыйнвар аенда Саттарны «Идел-Урал» газетасының баш мөхәррире урынбасары итеп билгелиләр. Бу басма Берлинда татар телендә чыга. Аңа, журналист буларак, легионерлар арасында ирекле йөрү, очрашу мөмкинлеге тудыралар. Бу мөмкинлектән ул бик оста файдалана: үз чиратында Муса Җәлилдән алынган Совинформбюро хәбәрләре язылган рус, татар, поляк телендәге листовкаларны бастырып, әсирләр арасында тарата. Язмаларында, эзоп теле аша, Кызыл Армиянең уңышлары хакында сөйли, туган илнең шатлыклары белән уртаклаша, шулай итеп, үзенең фашистларга каршы көрәшен үткен каләме белән дәвам иттерә. Исән кайткан легионерлар да аның баракларга килеп йөрүе, яшерен оешма идеяләрен таратуы хакында сөйли.
– «Идел-Урал» газетасының мөхәррире тарафыннан тикшерү мәсьәләсе ничек куела? Бу хәлләрне ничек сизми калган?
– 1943 елның май аенда «Идел-Урал» газетасының мөхәррире, беркайчан да булмаган «Идел-Урал» дәүләтенең «президент»ы Шәфи Алмас (ул Биектау районының Дөбъяз районыннан була) зондерфюрер Людерзенга донос җиткерә. Анда болай язылган була: «Саттаров бу вазыйфаны алып барырга яраклы түгел. Ул большевистик пропаганда методлары белән легионерларда ышаныч уята һәм моны бик оста башкара. Минемчә, Саттаров газета эшенә бик зур зыян китерә. Үзе генә түгел, башка хезмәткәрләрне дә үз артыннан ияртә. Шуңа күрә аның газета эшендә катнашуының бернинди нәтиҗәсе дә юк. Саттаров алга таба да эшләсә, газетаның сәяси дәрәҗәсе тулысынча югалачак, иң яхшы дигәндә, беркемгә дә файда китерми торган басмага әйләнеп калачак. Мин Саттаровның совет гаскәрләре заданиесе буенча немец армиясенә күчеп хезмәт итәргә рөхсәт биргән таныклыгы бар дип ишеткән идем. Бу хәбәр аның безгә большевиклар тарафыннан кертелгәнен раслый һәм бу фикер ныгый гына бара».
– Мондый доностан соң Рәхим Саттарның язмышы нинди борылыш ала?
– Сүз дә юк, үлем җәзасы белән тәмамланган булыр иде. Әмма ул биш кеше белән качарга өлгерә. Бу качуны Кормаш төркеме оештыра. Рәхим Саттар төркеме алдына мондый бурыч куела: фронт сызыгын үтәргә, партизаннар белән элемтәгә керергә һәм совет гаскәрләренә «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешма турында, легионерларның, кораллы восстание әзерләп, икенче тапкыр партизаннар ягына күчәргә әзерләнүләре турында хәбәр итәргә. Вакыт һәм урын хакында кисәтергә бик кирәк була, чөнки легионерлар немец формасыннан, аларны партизаннар ут ачып каршыларга мөмкин.
– Рәхим Саттар совет гаскәрләренә бу мәгълүматны ничек җиткерергә җыена? Чыннан да хыянәтче булмавына ничек ышандырырга тиеш була?
– Документлардан күренгәнчә, аның немецлар ягыннан Кызыл Армиягә күчү өчен ниндидер махсус пароле булган. Гомумән, баш разведчиклар идарәсе агентларының аерым бер яшерен билгеләре булган. Ул теләсә нәрсә булырга мөмкин: ниндидер гадәти булмаган ысул белән тегелгән төймә яки тагын башка берәр әйбер. Рәхим Саттар кесәсендә парашют бавы йөрткән. Гади генә түгел, билгеле бер урыннан кисеп алынганы. Белмәгән кеше өчен ул гади генә бау кисәге була. Ә чынлыкта – пароль.
– Биш кешелек төркемнең язмышы ничек була?
– Бу төркемнең язмышы әлегәчә билгеле түгел. Әмма партизаннар ягына чыгып җитә алмыйлар. Шунысы билгеле: аларны озатып йөрүче поляк урманчысын гитлерчылар асып үтерә. Төркемдәгеләр немецлар белән бәрелешкәннәр һәм атыш вакытында һәлак булганнар булса кирәк. Күп еллардан соң Рәхим Саттарның улы Ил Саттаров әтисе эзләрен барлап йөргән, соңгы кораллы бәрелешне үз күзләре белән күргән кешеләрне дә эзләп тапкан. Алар әйтүенчә, Рәхим Саттар төркеме, эзәрлекләүчеләрдән качып, печән кибәненә яшеренгән. Немецлар, ут ачып, бу кибәнне яндырганнар. Шулай булса да, Рәхим Саттар әлегә кадәр һәлак булган дип түгел, ә хәбәрсез югалган дип санала. «Муса» романын язу барышында Шәйхи Маннур да Едлинога барып чыга һәм Рәхим Саттар язмышы турында сораша. Аңа да урманчы полякның әлеге төркемгә качарга ярдәм итүе, урман эчендәге яшерен сукмаклар аша әсирләрне Варшавага кадәр озата баруы турында сөйлиләр.
– Рәхим Саттарның әсирлектә язган шигырьләре нинди юллар белән татар халкына барып җитә?
– Качарга әзерләнгәндә, ул әсәрләре язылган блокнотны дусты һәм яшерен оешма буенча хезмәттәше Абдулла Алишка тапшыра. Ә Алиш үз чиратында аны Донбасстан Германиягә куылган ике татар кызына бирә. Сакларга һәм туган илгә тапшырырга куша. Сугыш тәмамлангач, 1945 елда, әсирлектә булган Равилә Агеева аны Донбасска алып кайта һәм КПССның Донецк өлкә комитетына тапшыра. Бу әсәрләр бары тик 21 елдан – 1964 елда гына татар укучысына килеп ирешә. Блокнотка улына, хатынына һәм әнисенә атап, Рәхим Саттар: «Илгә тугрылыклы булып калам! Мин хыянәтсез. Син дә шулай ук тугрылыклы бул. Юл бер генә. Башка юл юк», – дип язып калдыра.
Рәхим Саттар, үзенчәлекле тормыш юлы үтеп, тоткынлык язмышы белән, һичшиксез, Җәлил батырлыгын кабатлаган шәхесләрнең берсе буларак бәяләнүгә лаек.
Рәхим Саттарның тоткынлыкта язган шигыре:
...
Халкым өчен
Көнчыгышта алсуланып
Ата ал таң.
Күккә калкып, таулар күренә,
Гүя калкан.
Алга карыйм. Анда ята
Томан һаман.
Ерак Туган илдә яши
Газиз анам.
Коралдашлар яу кырында!
Кайда соң мин?
Кем мин сиңа, ятиммени?
Әйт, Туган ил!
Бар хәсрәтең, бар михнәтең
Миңа уртак.
Син генә сук, син иркәлә,
Син мине как.
Ләкин син бел: һәр сулышым,
Барлык көчем
Синең өчен, Туган илем,
Синең өчен!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез