Ирландиядә Мик Мини дигән шахтер дөнья рекорды кую өчен 61 көн буе җир астында табутта яткан. Бу хәл 1968 елда булган, Озакламый Минига багышланган документаль фильм дөньяга чыгачак икән. Шул уңайдан The Guardian, бу вакыйганы искә төшереп, язма әзерләгән, дип яза «Российская газета».
Шахтерны 21 февральдә тереләй җирләгәннәр. Һава һәм ризык биреп тору өчен җир өстенә көпшә чыгарып калдырганнар, ә табут астына «бәдрәф» урнаштырганнар.
Мини кайчандыр бокс буенча чемпион булырга хыялланган. Әмма бервакыт Лондонда җир асты юлын төзегәндә, авария аркасында күпмедер вакыт туфрак өеме астында калырга туры килгәннән соң, табутка кереп яту уе белән яна башлаган.
Хыялын тормышка ашыру өчен спонсор да тапкан. Минның табутына телефон урнаштырылган. Теләгендә булган барча кеше, күпмедер түләү бәрабәренә, аның белән сөйләшкән. Гайре табигый вакыйганы телевидение яктыртып барган.
22 апрельдә аны тамашачылар күз алдында җир астыннан казып чыгарганнар. Ләкин шахтер бу гамәле белән дан-шөһрәт тә казанмаган, акчалы да булмаган һәм хәтта Гиннес рекордлар китабына да кертелмәгән. Гәрчә бик нык хыялланса да!
Ул 2003 елда вафат булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез