Бүген “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе Казан янындагы дүрт мәйданчыкта узды.
– Урман утырту акциясе 2010 елдан бирле уздырыла. Көзге чараны инде 28 мәртәбә үткәрәбез. Ел саен без 500-600 гектар яңа урман утыртабыз. Бүген безгә бөтен республика кушлыды, - ди Татарстанның Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.
Казан янәшәсендәге Зәңгәр күл буенда да агач утыртылар. Шулай ук биредә чүп-чар да җыелды. Урманчылар берничә сәгать эчендә 2 кубометр көнкүреш калдыклары җыеп алды.
– Зәңгәр күл буена йөрергә яратучыларның экологик әхлагы да артыр дип ышанасы килә, – ди Илгизәр Зарипов.
Сүз уңаеннан, 2023 елда “Урманны саклыйк” акциясендә катнашучылар 600 гектар мәйданда 2 миллион данә агач утырттылар. Өмәдә 20 меңнән артык кеше катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез