Республикада бердәнбер: Арчада 9–10 метрлы (!) гаҗәеп артыш агачлары үсә торган урын бар

Арча районының Ашытбаш авылында 9–10 метрлы (!) гаҗәеп артыш агачлары үсә. Республикада бердәнбер шундый урын икән бу. Тик аларны кисә, тураклый башлаганнар. Шуңа борчылып, редакциягә Сөләйман Галиуллин шалтыратты. «Авыл халкының йолалары үткән җиргә берәүнең дә кагылырга хакы юк», – ди ул.

Артышның куагы да, агачы да бар. Язмабызда сүзебез – соңгысы турында. Меңьяшәр артышларның тарихы еракка барып тоташа. Сөләйман абыйның 1898 елда туган бабасы үзе кечкенә чакта ук әлеге агачларның үскәнен хәтерли. Октябрь инкыйлабына кадәр артыш үскән җирдә зур урман булган. Анда аю, бүре, кыр кәҗәләренә кадәр яшәгән. Сөләйман абый, артышлар үзләре тишелеп чыккан, дигән фикердә. Артышлар белән кызыксынуы 1974 елның көзендә үк, 2 нче сыйныфта укыганда башланган.

Элек артыш урманы юлларына ком сибеп, матурлап торганнар. Ял көннәрендә авыл яшьләре шунда җыелган. Сабан туе, мәктәпнең спорт ярышлары үткән.

– Безнең өчен йолалар үткән, әби-бабайлардан калган кадерле урын бу. Бүген ул ярым ташландык хәлдә. Элек артышлыкны чистартып, карап торалар иде. Хәзер агачларны утынга турыйлар. Болар бит – кан һәм җан, тарих, кеше гомерләренә бәйләнгән әйберләр. Аны югалтырга ярамый. Кызганыч, агачлар берничә генә калып бара, – ди авылның патриоты Сөләйман абый.

Узган гасыр башында артышлык өчен Кысна белән Ашытбаш авылы халкы арасында сәнәк-чалгы фетнәсе килеп чыккан хәтта. Аның аша узучы елга юкка гына Канлы елга дип аталмый. Күп кешенең каны түгелгән чөнки. Ашытбашлылар низагта җиңеп чыккан. Кыскасы, алар изге урынны беркемгә дә бирмәгән.

Сөләйман Галиуллин 2002 елның сентябрендә Арчага ярминкәгә барган. Шунда район мәктәпләренең берсеннән килеп, артыш җиләге саткан биология укытучысы янында тукталган. «Җимешләре агачныкымы, әллә куакныкымы?» – дип сораган. «Артышның куагы гына була», – дигән ул. Вакыт үткән. Поездда барганда, Сөләйман абыйга КФУның биоэкология кафедрасы доценты Алла Аринина белән очрашырга туры килгән.

– Аның белән киңәшләштек тә 2007 елда артышлыкка экспедиция үткәрдек. Казаннан, Лубян урман хуҗалыгы техникумыннан, Йошкар-Ола урман институты галимнәре, Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре килде. Без аларга артышның агач булуын исбатлый алдык, – ди әңгәмәдәшем.

Артыш агачының җимешләре дә үзенчәлекле. Баксаң, ике еллык җимеш берьюлы була икән. Хәзерге вакытта өлгереп килә торганы – яшел, узган елгысы – зәңгәр, карасу төстә. Быелгысы куаклыкта калса, узган елгысы коела.

Инде авырткан урынга тукталыйк. Сөләйман абый әйтүенчә, агачны кисүчеләр артыштан картина, панно ясап сата. Артышлыкны кисү-турау гына түгел, яңа зиратта үскән артыш агачларын да кисеп алып киткән ваемсыз бәндәләр.

«Кемнәр кагылган?» дигән сорауны Ашытбаш авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллинга бирдек. Тик ул моннан хәбәрдар булып чыкмады.

– Кем кискән? Кайчан кискәннәр? Бу хакта берни ишетмәдем. Миндә андый хәбәр юк. Белешкәч, шалтыратырмын, – диде Рәдис әфәнде. Тик җавап булмады.

Җәзасы турында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан белештек.

– Рөхсәтсез урман кискән кискән гражданнарга административ штраф күләме – 3–4 мең сум, вазыйфаи затларга – 20–40 мең сум, юридик затларга – 200–300 мең сум. Моннан тыш, агачның токымына һәм аның үсү урынына карап та зыянны капларга туры киләчәк. 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, – дип җавап бирделәр министрлыкта.

Фикер

Алла Аринина, КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы доценты:

– Артыш агачлары Канадада үсә. Россиядә кайбер урыннарда гына очратырга мөмкин. Татарстанда Ашытбаш авылында бар. Башка җирдә күргән булмады. Дистә еллар элек Ашытбашка белгечләр белән экспедиция уздырган идек. Без артышның агач булып үсүенә бик гаҗәпләндек. Аңа бик сакчыл карарга кирәк. Ул озак үсә. Үзенчәлекле агач икәнлеген үзагачыннан да күрергә була. Анда боҗралар бик күп һәм алар бер-берсенә бик якын урнашкан. Агачка ничә яшь икәнен исәпләп чыгару җиңел түгел. Уникаль артышларны сакларга, ә аларны кайгыртучы Сөләйман Галиуллин кебекләр белән горурланырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре