Газетага язылу

Республикада суыклар көтелә

Татарстан аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Иртәгә төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-20 градус фаразлана, аязганда -24 градуска кадәр суытырга мөмкин. Иртәгә көндез һава температурасы -11..-16 градус көтелә.

Казанда бүген төнлә һәм иртәгә иртән һава температурасы -17..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр. Иртәгә көндез республика башкаласында явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы -12...-14 градус арасында тибрәләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре