Татарстанда 2,8 мең гектар урман территориясен яңарттылар һәм бер миллион үсенте утыртырга әзерләнәләр. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта урман культуралары орлыкларының уңышы, 2025 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлекләре, урманнарда чүп-чар ташлау проблемасы, корткычлар һәм табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Министр әйтүенчә, урманнарны яңарту планы тулысынча үтәлгән. Татарстанда 2,8 мең гектар урман фонды яңартылган: 1489 гектарда урман культуралары утыртылган, 1309 гектарда табигый урман торгызу эшләре башкарылган, тагын 2 гектар катнаш ысул белән торгызылган.
Бу сезонда Татарстан урманчылары 11,4 мең килограмм урман токымнары орлыгы әзерләргә планлаштыра. Бүгенге көнгә бу күләмнең өчтән бер өлеше диярлек җыелган.
Татарстан урман хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, республикада урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны ким дигәндә октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
«Быел Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны шактый иртә башланды – 31 мартта. Вазгыять беренче көннән үк көчле контрольгә алынды, без янгыннарга каршы көрәшү өчен барлык кирәкле ресурсларны эшкә җиктек. Иртә башланган яз аеруча куркыныч тудырды, чөнки үсемлекләр кипте, һава торышы коры, температура югары булды, шул сәбәпле ут тиз таралды», – дип сөйләде ул.
Быел Татарстанда парсыз ефәк күбәләге таралу күзәтелмәгән, шуңа күрә урманнарда көзге эшкәртүләр үткәрелмәячәк. Шулай ук урманнарда корткычлар даими нигездә яши, аларны тулысынча юк итеп булмый, дип билгеләп үтте ул.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә катнашучылар ике ай дәвамында урманнарда җәй буена җыелган чүп-чарны җыештырачак.
«Урманнарда чүплекләр җыелу – бик зур проблема. Без көн саен, бигрәк тә кар эрегәч, проблеманы хәл итү өчен чаралар күрәбез. Соңгы елларда фотокапкыннар сатып алабыз, аларның санын арттырырга уйлыйбыз. Ясалма фәһемгә килгәндә, хәзерге вакытта мониторинглауның төрле мөмкинлекләрен һәм ысулларын карыйбыз. Тәртип бозучыны таба алмаган очракта йөкләнеш арта – чүплекне үзебез җыештырабыз. Әдәпсез кешене бернинди җайланма да туктата алмый. Без барыбыз да моны эшләргә ярамаганын аңларга тиеш, шул очракта гына нәтиҗә булачак», – диде Равил Кузюров.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез