Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кыяметдин Абрамовка мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта Карл Маркс урамында, 1933-1937 елларда Кыяметдин Әлимбәк улы яшәгән йортның фасадына куелган. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, республика халкы һәм кунаклары катнашты.
Күп кенә тарихчылар Кыям Абрамовны республиканың «икътисади могҗиза» тудыручысы һәм хәзерге Татарстанның архитекторларының берсе дип атыйлар. Кыяметдин Әлимбәк улы озак яшәми, ләкин бик якты тормыш алып бара, аны туган илгә һәм республикага хезмәт итүгә багышлый. 33 яшендә аңа ТАССР башкарма хакимияте җитәкчелеген ышанып тапшыралар. Җиде ел эчендә ТАССР сәнәгать һәм колхоз төзелешенең аерым күрсәткечләре буенча СССРда алдынгы урыннарны били, аграр республикадан индустриаль-аграр республикага әверелә. Бу елларда аның җитәкчелегендә индустриализация өчен кирәкле энергетика базасы булдырыла, авылларда машина-трактор паркы тулылана. Мәдәнияткә, фәнгә һәм мәгарифкә ярдәм итүгә җитди игътибар бирелә. Кыям Абрамов инициативасы белән республиканың җир хәзинәләрен геологик тикшерү башлана. Беренче ике бишьеллык йомгаклары буенча ТАССР илдә алдынгы урыннарда тора, ә 1934 елда республика беренче мәртәбә хөкүмәтнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Кыям Абрамов вакытында узган гасырның катлаулы утызынчы елларында безнең республика аграр-индустриальга әйләнә. «Аңа талант һәм югары оештыру сәләте бирелгән булган, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без аның һәм Татарстанның башка күренекле улларын Татарстанның үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән искә алабыз».
Парламент башлыгы сүзләренә караганда, бу чорда республикада эре сәнәгать предприятиеләре барлыкка килгән, социаль өлкә дә үскән. Авиация һәм моторлар төзү заводлары, синтетик каучук заводы, кинопленка фабрикасы, башка бик күп объектлар төзелә һәм эшли башлый. Республика нефть чыгаруга якынлаша. «Шуннан бирле Татарстанда нефть сәнәгате актив үсә. Без аның эшен дәвам итәбез, аңа рәхмәт әйтәбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Узган гасырның 30 нчы елларында Кыяметдин Абрамов туган Республикасының мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклап калу, аның статусын күтәрү яклы була. «Ул, үз республикасының патриоты буларак, субъектларның вәкаләтләре булсын, һәр халык үз традицияләрен һәм гореф - гадәтләрен саклап кала алсын өчен күп эшләгән», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Татарстан Россиянең терәк регионы булып тора, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Бу казанышларда Кыям Абрамов салган нигез дә бар. «Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанны Россиянең нефть чыгару, көчле авыл хуҗалыгы һәм күп тармаклы сәнәгате үсеш алган терәк төбәге дип атавы – республика халкының Татарстан һәм ил файдасына хезмәтенә зур бәя. Бүген ачылган мемориаль такта үсеп килүче буынга әлеге казанышларның нигезендә нәрсә ятуын искә төшерәчәк. Монда тәрбия эффекты да бар – яшьләр монда киләчәкләр һәм шундый күренекле кешеләр турында сөйләшәчәкләр».
Кыяметдин Абрамовка мемориаль такта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән куелды. Аны булдыру инициаторы – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннары, шулай ук Кыям Абрамовның туганнары. Истәлек тактасының авторы – танылган Казан сынчысы Зөлфия Мөхәммәдьянова.
«Ул хәзерге Татарстанның, аның сәнәгатенең һәм аграр комплексының аякка басуына зур өлеш кертте. Бүген без әлеге шәхес биргән үсеш темпын саклыйбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Бүген Кыяметдин Абрамов мирасы тарихчылар тарафыннан өйрәнелә һәм күпсанлы документаль материалларда кадерләп саклана. Кыяметдин Әлимбәк улының туганнары бу материаллар нигезендә 2020 елда «Гади эшчедән Халык Комиссарлары Советы Рәисенә кадәр» дигән китап бастырганнар.
«Республика җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Өч ел дәвамында якташларыбыз мемориаль такта урнаштыру өстендә эшләделәр», – дип сөйләде АПК ветераннары советы рәисе, Кыяметдин Әлимбәк улының икенче буын оныгы Марс Алиев.
ТАССРның 105 еллыгы елында республикада хәзерге Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш дәвам итә. Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Казанда М.Ә. Гәрәевка, К.Ә. Абрамовка, Т.Г. Миңнуллинга, А. Ф. Павловка мемориаль такталар һәм бюстлар ачылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез