Рифат Сәлах: «Беркемне дә чәченнән тартып үстермиләр»

Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән юлга чык, диләр. Бу чынлап та шулай. Бервакыт шагыйрь Рифат Сәлах белән тәүлек буе ерак сәфәрдә булырга туры килде. Юлдашым гадилеге, эчкерсезлеге белән автобус тулы кешене үзенә каратып барды. Кара-каршы утырып фикерләшү теләге дә шунда уянды.

«Туры юлны әби-бабам күрсәтте»

:: Рифат, син – тормышта нинди кеше? Кем әйтмешли, эчеңдәге – тышыңдамы?

– Мөгаен, эчемдәге – тышымдадыр. Мин чып-чынлап татарча сөйләшә торган җирдә – Буа районының Яңа Чәчкап авылында туып үстем. Мишәрлек бераз җитеп бетми инде. Чаялык булса, комачауламас иде. Бу очракта мишәрләр дип аерып әйтүем түгел. Мишәрләр – татар халкының бер өлеше.

:: Нәрсә белән горурланасың?

– Шөкер, Аллаһ безгә ислам динендә булуны насыйп иткән. Чал тарихлы татар халкының бер дәвамчысы бит инде без. Мин шуның белән горурланам да. Ни өчен дин турында әйтәм: без, татар халкы, ислам динендә булып та, үз кадеребезне, динебезне белеп бетермибез кебек. Бу – безнең өчен зур бәхет бит. Шуны онытмасак иде.

:: Диннең синең күңелгә якын икәнлеген кайчан тойдың?

– Туры юлны әби-бабам күрсәтте. Мин бит алар тәрбиясендә үстем. Бабам һәрвакыт мәчеткә йөри иде, дәү әнием пәйгамбәрләр тарихын, кыйссалар сөйләп, аңлатып үстерде. Ул китапларны гарәпчә укыды, мин дә аңа ияреп өйрәндем.

:: Сине дусларың «хәзрәт» дип йөртә бит әле.

– Татарстан китап нәшриятына эшкә урнашкач та, диндә икәнемне беләләр иде. Сакал да йөртә башлагач, Газинур абый Морат «хәзрәт» дип әйтте дә, шуннан соң Марсель абый Галиев, Ркаил абый Зәйдулла да, башкалар да шулай атый башлады.

:: Син хаҗда да булдың бит?

– Әйе, Аллага шөкер, 2010 елда «Таян Аллаһка!» бәйгесендә катнашкан идем. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов: «Әйдә, хаҗга җибәрәм», – диде. Миңа ул вакытта 22–23 яшьләр булгандыр.

«Татар әдәбиятында акча эшләп була»

:: Рифат, бу урында синең «Мин үлгәч тә үксеп еламагыз» дигән шигырең искә төшә. Япь-яшь шагыйрьнең шундый темага язуы сәер кебек. Аны әле озак кына башка шагыйрьнеке дип тә уйладылар. Ни өчен үлем темасы?

– Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,

Кирәк булыр изге догагыз.

Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,

Коръәннән дә өстен булмагыз.

Берара бөтен яшьләр үлем турында язды. Мин алардан кимме әллә, дидем дә,  бу темага язарга уйлап йөрдем. Ләкин сәбәбе ул түгел. Без еш кына өлкән язучыларыбызны җирләргә барабыз, яисә әдипләребезнең каберләрен зиярәт кылабыз. Менә шунда сөйлиләр-сөйлиләр дә китеп баралар. Бу кадәр күп сүз сөйләгәнче, Коръән аятьләре укысалар, файдалырак булыр иде бит, дип уйлап куйдым. Ул шигырь шулай туды.

:: Шигырь язуның чын тәмен, ләззәтен беренче тапкыр кайчан тойдың?

– Тәмен тоймасаң, язмыйсың да инде аны. Беренче тапкыр борынга кызлар исе керә башлагач янасың, каушыйсың, хисләреңне ничек белдерергә белмисең, әйтергә ояласың. Кешегә сөйләп булмый – серләреңне чишәчәкләр. Шигырь язгач, күңелгә рәхәт булып китә, бушанып каласың. Менә шул вакытларда шигырь язуның тәмен тоя башлаганмындыр дип уйлыйм.

:: Иҗатыңа карата тәнкыйть сүзләре күбрәк ишетәсеңме, әллә мактаумы?

– Мактавын да, тәнкыйтен дә ишеткәнем бар. Үтереп мактыйлар димәс идем, ә тәнкыйтьнең кайчагында гаделсез җирләре дә була. Шундый бер кызык әйбергә игътибар итәм: син билгеле бер шигырьдән ямь табарга телисең икән, аны чынлап та матур итеп күрсәтергә, кимчелекләрен дә әйтмичә, уңай якларын гына сөйләргә була. Тәнкыйтьлисең килә икән, иң матур шигырьне дә юкка чыгарырга мөмкин. Мине шулай тәнкыйтьләгәннәре булды. Ул кешенең исемен әйтеп тормыйм. «Казан утлары» журналында чыккан шигырьләремнең берсен генә әйбәт, дип, башкаларын тәнкыйтьләде. Әгәр ул

үзе әйбәт дип санаган шигырьнең яхшы якларын күрсәтсә, мин аның тәнкыйтен кабул иткән булыр идем. Ә ул «әйбәт» дигән дә, шуның белән шул. Нигезләп мактарга да, нигезләп тәнкыйтьләргә дә кирәк.

:: Язучыларның исемнәрен популярлаштыру, халыкка яхшы әсәрләрен күрсәтү өчен игътибар җитми кебек...

– Бу – ике яклы мәсьәлә. Беркемне дә чәченнән тартып үстермиләр. Үземә игътибар бар дип саныйм. Телевидениегә дә, радотапшыруларга да чакыралар. Үзем белән чордаш булган башка каләмдәшләремә дә шундый мөнәсәбәт. Яңа «кузгалып килүче» яшьләргә карата ничек булуын әйтә алмыйм. Бәлки игътибар җитеп тә бетмидер. Ләкин алар үзләре дә читләшә кебек. Татар телевидениесен, радосын карамый, тыңламый икән, аны анда чакырудан ни  файда соң? Мисал өчен, китабын чыгарырга дип алынгач, бер яшь шагыйрь әлеге эштән баш тартты. Шундый кешеләр дә бар арабызда. Монда бит тырышлык та кирәк. Син үзең тырышасың икән, барыбер күрәләр, күтәрәләр. Ничек кенә әйтсәләр дә, безнең халкыбыз бердәм.

:: Бүген әдәбиятка килүчеләрнең күбесе – кызлар...

– Әйе, кызлар. Әмма бу начар түгел.

:: Ничек уйлыйсың, егетләр ни өчен аз?

– Егетләрнең бит акча эшлисе килә. Ә монда акча эшләүгә бирелмәгән, әдәбиятны, сәнгатьне өстенрәк күргән «тилерәк» егетләр кирәк. Иҗатка киләсең икән, бүген, иртәгә акчаң булмаса да, танылгач, син акча эшли башлаячаксың. Перспективалар зур.

Яхшы язучы булсаң, татар китабы белән дә акча эшләп була. Безгә бит, татар әдәбияты белән акча эшләп булмый, дип тукыдылар. Тик без моннан курыкмадык. Хәзерге яшьләр дә бу нәрсәдән курыкмасыннар иде. Барысы да үзләреннән тора.

«Башта үзебезне тәрбияләргә кирәк»

:: Рифат, иҗат дөньясыннан шәхси тормышка күчик әле. Син – өч кыз  әтисе. Аларга нинди тәрбия бирергә тырышасың?

– Баланы ничек кенә тәрбияләсәң дә, үзеңә охшый, диләр. Беренче чиратта, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Кайчагында ачуланасың да, кайчагында сабыр булырга тырышасың, елмаясың. Иң мөһиме – икейөзле булмаска. Балага ни өчен алай эшләргә ярамаганын яисә яраганын төбенә төшеп аңлатырга кирәк. Үземне дә шулайрак тәрбияләделәр.

:: Ә хатыныңны ничек сайладың? Һәр кеше ире яисә хатынының нинди булырга тиешлеген бераз күзаллый бит инде.

– Мин хатын-кызларга зур таләпләр куймаган идем. Беребез дә камил түгел. Бердәнбер таләбем – ул намаз укырга тиеш иде, хәтта яулык бәйләмәсә дә. Кызлар яулыкны кияүгә чыгу өчен генә дә бәйләгән очраклар бар. Тормыш юнәлешләре, карашлар бер булса, калганына яраклашасың. Минем бүгенге яшьләргә дә киңәшем шул: үзегез белән бер карашта булган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Алия белән Шәрык клубында очраштык. Без анда кичәләр оештыра идек. Мин – алып баручы. Карыйм: яшьләр арасында Алия утыра. Аңа карадым да: «Бу минем хатыным булачак», – дип уйладым. Шулай танышып, аралашып киттек. Бер елдан артык дуслашып йөргәннән соң өйләнештек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре