• Фото: шәхси архивтан

Рифат Зарипов: «Бөтен җирдә яшәргә өйрәтәләр! Ә халыкның онытылып ял итәсе килә»

Аны ихласлыгы һәм гадилеге өчен яраталар. Кемгәдер юмор хисе, ә кемгәдер йөрәккә үтеп керә торган җитди җырлары ошый. Җиңеллектән җитдилеккә таба адым, сәхнә арты һәм әйтергә ярамаган сүзләр хакында «Ватаным Татарстан» газетасының «Җавап бар!» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов белән сөйләштек.

Рифат, синең турында «48 килолы юмор иясе» дигән сүзләр йөри. Моны үзең уйлап чыгардыңмы, берәрсе тактымы?

– «Юмор иясе» дигәне минеке түгел, ә менә «48 килолы»сы минеке. Иҗатымның башында, беренче концертларны куйган мәлләрдә минем авырлыгым шулкадәр иде. Шуннан миңа «48 килолы артист», «сөяктәш», «зубочистка» дигән кушаматлар тага башладылар.

Сәхнәдәге урының турында уйланганың бармы?

– Һәркемнең – үз тамашачысы. Минем дә үз тамашачыларым бар. Инде 12 нче ел концертлар белән Россиянең татарлар сибелеп яшәгән төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөрибез, һәр җирдә мине көтеп ала торган, ә бәлки белмәгән яки «кем икән бу?» дигән тамашачылар бар.

–  Ә кем ул синең тамашачың?

–  Тамашачылар – барысы да бер үк төрле халык. Вадимныкы да, Салават абыйныкы да, минеке дә –  халыкчанрак чыгыш ясый торган артистларның –  тамашачысы бер: ул – гади авыл халкы. Казанда яшиме, Мәскәүдәме, безнең концертларга чыгышы белән авылдан булган кешеләр йөри. Ә татарның элитасы беркайчан безнең концертка килми дә, карамый да. Алар рус яки чит ил эстрадасы карый.

–  Син «Кычыткан чыпчыгы»ннан башлап, «Күңел эретерлек сүзләр»е булган җырларга барып җиттең. Үзеңнән соң нәрсә калдырып китүең турында уйлый башладың дигән сүзме бу?

–  Мин үземнең беренче адымнарны, остазым Салават абый киңәше буенча, юмор өлкәсендә башладым. Монологлар, скетчлар арасында җырны беркайчан да ташламадым. 2005 нче елларда ук мәҗлесләр алып бара, анда җырлый идем. «Үземнең сольный концертларымны куячакмын» дигән уй бик еракта, маяк шикелле генә, чынга ашмас хыял сыман иде. Көннәрдән бер көнне Альфред абый Якшимбетов улының туен алып барган өчен миңа бер җыр бүләк итәргә булды. Сүз «Кодалар-кодачалар» җыры турында бара. Берзаман аны радиодан, интернеттан тыңлый башладылар, концерт сорыйлар, тик минем шул бер җырым гына бар. Шулай итеп, яңаларын туплый башладым. Кемгәдер «Кычыткан чыпчыгы» ошады, ә кемгәдер «Күңел эретерлек сүзләр бар», «Сабырлык», «Рәнҗетмик кешеләрне», «Туганлык җепләрен онытма» җырлары. Ләкин бүген мин үземне җырчы дип тә, юморист дип тә санамыйм. Мин –эстрада артисты, ә эстрадага барысы да керә: анда клоунада да, маймыллану да, җитдилек тә, шоу да, җыр да бар. Менә шуларның берничәсе миңа да туры килә. Үземнең мөмкинлекләремне файдаланып, үзем булдыра алганнарына гына алынам.

Аннары, җитдилек турында сөйләшәбез икән, шуны әйтәсе килә: студент елларымнан башлап, минем бервакытта да яшьтәш дусларым булмады, һәрвакыт үземнән олыракларга якынайдым. Казанга килүгә мине Илфак абый Шиһапов колач җәеп каршы алды, Шәмси абый Закиров һәрвакыт дөрес, төпле киңәшләр бирә иде, Салават абый да мине якын кабул итте. Бу кешеләрнең юлымда очравын Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге дип атар идем. Бүген мин үземне популяр дип тә санамыйм, әмма төшеп калган дип тә уйламыйм, миннән соң нәрсә калыр инде, дип тә курыкмыйм. Һәр заманның үз җырчысы, үз тыңлаучысы, үз язмышы, үз тормышы булган шикелле, хәзерге яшьләрнең дә, бәлки, үз геройлары пәйда булыр.

–  Безнең милләтнең иң зур байлыгы –  җырчыларның саныдыр. Рифат, сез бигрәк күп бит! Шулар арасыннан шытып чыгып, ничек исән калырга?

–  Без барыбыз да тамашачыга бер төрле концерт, бер төрле җырлар тәкъдим итәбез. Хәтта олы яшьтәгеләргә дә күңелне күтәрә торган, ритмлы җырлар кирәк. Шуңа игътибар иткәнем бар: минем концертларга яшьләр түгел, урта буын тамашачылар килә. Аларга минем җырлар арасындагы тормыш кыйммәтләре турындагы монологларым кирәкми. Болай да –  банктамы син, эштәме, урамдамы –  бөтен җирдә кешене өйрәтәләр, ул концертка килеп утыра –  монда да яшәргә өйрәтәләр! Ә халыкның онытылып ял итәсе килә. Шуңа, минемчә, тамашачыларга хәзер җиңел әйбер кирәк. Шуңа халыкка Фирдүснең концерты, Рифатның концерты кызык, чөнки алар җиңел. Әйе, тиле дигән саен, тигәнәк буе да сикереп булмый, урталыкны табарга кирәк.

–  Ә син үзең тамашачыны ияртә торган артистмы, яисә, тамашачыга ошый дип, аның җаена торучысымы? Билет та сатарга кирәк бит.

–  Минем концертлар һәрвакыт бертөрле: юмор, шаяру, импровизация, тамашачылар белән аралашу. Беркайчан заллар тутырып концерт куярмын дип уйламаган идем, беренче концертларыма егерме-утыз кеше килә иде, ел ярым шулай йөрдек. Әмма ул чыгышларның рәхәтлеген әйтеп-аңлатып булмый. Хәзер исә тулы залларга ияләшелде, күнегелде, зал гел тулы булырга тиеш сыман. Әмма мин программаны тамашачы кимемәсен дип, куркып эшләмим. Эх, менә бу килсен иде, дигән теләк белән дә оештырмыйм. Тик яшьләр өчен дә эшлисе, аларны да безнең җырларга тартасы килә. Билет алып килгән тамашачы үкенеп китмәсен иде, минем өчен шунысы мөһим.

–  Шулай да, еллар узган саен синең иҗатта җиңеллек һәм җитдилек пропорциясе үзгәрәме?

–  Юк, башыннан ук бер төрле бара: минем концертларның җитдилеге дә бар, уйлана торган өлешләре дә, гел сикереп йөреп булмый. Үземә ошамаган җырларны җырлый алмыйм, аларны сүзләренә игътибар итеп сайлыйм. Беренче концертларда юмор күбрәк, ә җырлар алты-җиде генә иде. Шул чакта миңа: «Энем, бу бит концерт, лыгыр-лыгыр сөйлисең, күбрәк җырларга кирәк», –  дип язалар иде. Аннары җырларны күбәйттем дә: «Энем, син бит юморист, нишләп шулкадәр җырлыйсың? Күбрәк юмор тыңлыйсы килә», –  дип яза башладылар. Юморга килгәндә, беренче елларда әни һәрвакыт: «Улым, кайда гына, нәрсә генә сөйләсәң дә, залда мин утырам дип уйла, син миңа шул мәзәгеңне сөйләр идеңме? Миңа шул сүзләреңне әйтер идеңме?» –  дия иде. Менә шул кагыйдә һәрвакыт минем башымда утыра. Юморның да чамасын бел, дигән сүз иде инде бу.

 –  Рифат, сине гадилегең өчен үз итәләр. Бу сыйфатың аркасында тамашачыга артык якынаермын дип курыкмыйсыңмы?

–  Мин үземнән “йолдыз” ясый белмәдем: базарга да барам, кафега да кереп ашыйм, урамда тамашачы белән фотога төшәм, сөйләшеп тора алам. Әмма, мине гади дип уйлап, артыгын кыланган кешеләргә хәтерем кала. Гадилекнең дә чиге була. Артистмы син, таксистмы –  беренче чиратта кеше булып калырга, кеше белән кешечә сөйләшергә кирәк. Интернетта да тамашачыларым белән үзем аралашам.

–  Ә социаль челтәрләрдә әйтергә ярамаган темалар, сүзләр бармы?

–  Бар. Әйтик, шәхси тормыш, ул шуңа шәхси дип атала да инде. Бөтен әйберне ачып, капчыкны төбеннән тотып селкергә ярамый дип саныйм. Сәхнә темасына мин ачык, гаилә темасына ябыграк.

–  10 яшьлек улың барлыгын, хатыныңның биюче икәнен мин дә беләм хәтта. Ә гаилә турында иң яратмаган соравың нинди?

– «Кайчан бала алып кайтасыз?» дигән сорау. Безнең бер улыбыз бар, ә миңа һаман әле: «Фәләннәр өчне алып кайтты, төгәннәр дүртенчене таба», –  дип язып яталар. Кеше үз башыннан үтмәгәч, аңламыймы. Сорауны бирер алдыннан баш белән уйларга кирәк икәнен кайбер кеше оныта. Бәлки, ниндидер сәбәпләр аркасында кешеләр бала алып кайта алмыйлардыр? Бәлки әти-әнисе шулай телидер? Сораулар күп булырга мөмкин. Иң ошамаган сорау шул. Балаларны барып алып кайтып була торган җир булса, мин аны ун ел элек үк алып кайтыр идем.

–  Әйтеп бетерергә ярамый торган нәрсәләр турында сөйләшкәндә, дингә мөнәсәбәтең турында да беләсе килә.

–  Иман минем күңелемдә.

–  Ә бу иҗатыңа нинди йогынты ясый?

–  Аның, әлбәттә, йогынтысы бар. Бөтенләй дингә кереп чумсам, иҗаттан читләшергә кирәк булыр иде. Иҗатта гына булып, намазларны калдырсам –  гөнаһы тагын да зуррак. Шуңа булдыра алганча, Алланың барлыгына, берлегенә ышанып, икесен бергә алып барырга тырышам. Тик сәхнәдә сөйли торган сүзләремне хәзер уйлап сөйлим, чикләр катгыйланды.

–  Рифат, иң шаян кешеләр тормышта бик моңсу була, диләр. Бу сүзләр сиңа туры киләме?

–  Әйе. Урамдамы син, машинадамы, яныңа тамашачы килеп басты икән, шул минутта ук битлек киелә, сәхнәдәге образда уйный башлыйсың. Ә бу вакытта башыңда әллә нинди уйлар булырга мөмкин. Кайвакыт миңа: «Әй, синең хатыныңа рәхәт инде, гел ха-ха-ха да хи-хи-хи йөрисең, гел көлешәсездер», –  дип язалар. Диләрә әйтә инде: «Боларны бер генә көн синең белән яшәтеп карыйсы иде», –  ди.

–  Ә сине нәрсә моңаерга мәҗбүр итә?

–  Күп сораулар: милләт, тормыш, киләчәк, хәзерге татар балаларының татарча сөйләшмәве. Үзебезнекеләр дә сөйләшми бит, ә өйрәтер өчен өйдә торырга вакыт юк.

–   Синең күңелеңне күтәрергә, елмаерга мәҗбүр итә торган вакыйгалар бармы?

–  Мин театрга барып, онытылып ял итәм. Камал театры, Тинчуринныкы, Кариевныкы, Буа театры, Әтнә театры... Спектакльгә кереп китәм дә шул мохиттә яшим, шулар белән уйланам, елыйм, көләм. Спектакль бетеп, машинага чыгып утыргач та, ул хисләр җибәрми, шуларны уйлап йөрим.

Равия Садыйкова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре