Студент вакытта концертлар куеп йөрдек. Стипендия янына бераз акчасы да булу өстенә халык алдында чыгыш ясау, тамашачы белән аралашу күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә иде. Мин, концертны алып баручы буларак, халыкны эчләре катканчы көлдерергә тиеш бит инде. Репертуарымда классикларыбызның сатирик-юмористик әсәрләреннән тыш, үзебез уйлап чыгарган һәм сөйләгән саен яңа сюжетларга байый барган бер кешелек юмористик сәхнә әсәрләре дә бар иде.
Шуларның берсен – «Трамвайда» дигәнен бүген дә уйнап күрсәтә алам. Бу көннәрдә аны искә төшереп йөрдем. Һәр нәрсәдән гаеп табарга, белер-белмәс теләсә ни сөйләп, үзенең акыллы икәнен күрсәтергә тырышучы бер хатын турында иде ул. Хатын-кыз булып киенеп, бер кулыма чиләк-көянтә, икенче кулыма төенчек тотып, кешене этә-төртә трамвайга килеп керә идем дә: «Кая бара бу халык, мин инде хет катык сатып, кибетләр карап йөрим, көпә-көндез боларга нәрсә калган инде! Самай эш вакытында трамвай вагунын тутырып йөриләр шунда, оятсыз кричләр...», – дип чәрелди башлый идем.
Күптән түгел, кайда икәнен әйтмим, халык җыелган җирдә инде, бер танышым мине күрде дә бәйләнә башлады. «Халыкка дөресен әйтергә куркасыз, нәрсә генә язып ятасыз соң сез анда?» – ди. Аны Украинадагы хәлләр бик борчый икән, ә безгә, үзе әйтмешли, «Хоть бы хны», минем кебекләргә гәҗиттә нәрсә калган, янәсе.
Мин аның газета-фәлән укымаганын беләм. Күрәсең, бар сәяси «гыйлем»е интернеттагы мәгълүматлар хисабына тулыланадыр. Әгәр тарихны күпмедер дәрәҗәдә өйрәнсә, белсә, ул Украинадагы хәлләргә башкача бәя бирер иде.
Әле 1990 нчы елларда ук, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән сөйләшеп утырганда, мин аннан Америка Президентлары администрацияләрендә югары урыннар биләгән сәясәтче Збигнев Бжезинскийның СССРны юкка чыгару буенча 25 елга план төзегән булуын ишеттем. Ул план турында пунктлап диярлек сөйләде миңа Разил. СССРны мөстәкыйль республикаларга бүлгәләү, халыкларны бер-беренә каршы котырту, СССРны дөньяның төрле илләрендә барган сугыш-ызгышларга тарту, хәтта, төрле фильмнар күрсәтеп, СССР халыкларын рухи яктан таркату турында язылган булган ул программада. Һәм, күрәсез, Бжезинский планы өлешчә тормышка ашты инде. Моңа шактый ук дәрәҗәдә ил җитәкчеләре дә гаепле, чөнки алдын-артын уйлап бетермичә, провокацияләргә бирелделәр. Әфган сугышы да шундый провокацияләрнең берсе иде. Әлеге танышымның тәнкыйть сүзләреннән соң мин Бжезинский программасы, аерым алганда, «Анаконда», ягъни буар елан проекты белән тагын бер танышып чыктым һәм Бжезинский планының бүген дә яшәвенә инандым. Халык җыелган җирдә миннән көләргә теләгән танышым, әлбәттә, «Бжезинский»ның «б» хәрефен дә белми иде. Белсә, ул Американың башта СССРны, аннан Россияне юк итү планын гасырлар буе эзлекле рәвештә тормышка ашыра баруын күрми-сизми калмас иде.
Моннан берничә ел элек кенә вафат булган «хәйләкәр төлке» Збигнев Бжезинский планы буенча, бу гасырда Америка Россиягә каршы сугышырга һәм «Россия хәрабәләре өстендә» үсешкә ирешергә тиеш булган. Планда хәтта дөньяның яңача бүленеше картасы да бирелгән. Ерак Көнчыгышка – Япония, ә Төньяк Көнбатышка, Германия, Көньяк һәм Идел буена Төркия хуҗа булырга тиеш, диелгән. Америка үзенә бөтен Себерне алмакчы икән. Планда безгә каршы бетмәс-төкәнмәс санкцияләр куллану, НАТОның Көнчыгышка, ягъни Россия чикләренә якынаюы да, бу эштә Украинаны файдалану да, гомумән, Европаны Россиягә каршы котырту да каралган. Бу бит – махсус операция башланырга әллә ничә дистә еллар алдан эшләнгән план. Америкача демократия, күрәсең, әнә шундыйдыр. Инде кемнең агрессор икәнен дә үзегез чамалагыз.
Миннән гаеп эзләгән танышым – сәхнә кешесе, аны халык белә, хөрмәт итә. Аның урыны – сәхнә, әмма сәяси сәхнә түгел. Шуңа күрә: «Сиңа сәясәттә нәрсә калган инде!» – диясе һәм «Трамвайда» күренешен уйнап күрсәтәсе килә. Бәлки, героиняда үзен таныр, дип әйтүем.
Риман Гыйлемханов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез