Газетага язылу

Риман Гыйлемханов: «Үрдәк авызлардан куркам»

Безнең авылда Чамалы Хәлиле бар иде. Һәрнәрсәнең җаен белеп, артыгын кыланмый яшәде ул, кушаматы үз-үзен тотышына тач иде. Кайвакыт минем Чамалы Хәлилен терелтеп, бүгенге көнгә кайтарасы килә. Минем белән бер-ике сәгать телевизор карап утырса, иманым камил, үзе яраткан «нихрина сибә»сен әйтеп, урындыгыннан егылып төшәр иде ул.

Соңгы вакытларда үзем дә телевизор кабызырга курка башладым. Курку түгел инде ул, гарык булу, күңел кайтумы шунда... Мине экранда «үрдәк ирен»нәрнең һаман арта баруы гаҗәпләндерә. Гаҗәпләндерә генә түгел, куркыта да. Ирен кабарту мода кысасыннан чыгып, йогышлы авыруга әйләнмәде микән, дип куркам. Гүзәл затларыбызда чама хисе, зәвык дигәннәре бетте микәнни? Бу язманы укыганнар арасында: «Риман меҗ-меҗ картка әйләнгән икән», – диючеләр дә табылыр. Әмма мин аларга үпкәләмим, бәлки мин теге гасырда ук калганмын, заманны һәм аның кешеләрен аңлап бетермимдер, дип уйлыйм.

Шулай уйлый-уйлый, «ВТ» кызларыннан ирен кабарту мәсьәләсе турында сораштыра башладым. Сәрия Мифтахова: «Чамасын белсәләр, бераз ярыйдыр ул», – дип көзгедән үз иреннәрен карап куйды. Үзенә бик килешле, матур аның иреннәре. Аннан Эльвира Вәлиевага «бәйләндем». «Иреннәреңне ник бераз кабартмыйсың?» – дидем. Башта миңа сәерсенеп карап торды бу. Аннан соң бер гыйбрәт әйтеп куйды. Аның биш яшьлек улы Самир: «Әни, чәчеңне, керфекләреңне буятасың килсә буят, ну үрдәк авыз ясатма, яме!» – дигән. Укучыларыбыз бәлки көлеп куяр, «Самирга зурлар акылы кереп җитмәгән, ә Риманныкы чыга бара», – дип уйлаучылар да булыр.

Инде төрле яшьтәге күпме кешедән, ирләрдән һәм хатын-кызлардан да сораштым һәм Самир белән Риман кебекләрнең күпкә артык булуына шатландым. Шул ук вакытта чама хисен югалтканнар саны артуына борчылдым.

Беркөнне телевизордан төрле тапшырулар алып баручылар һәм аларда катнашкан гүзәл затларыбыз арасында «үрдәк авыз»лар күпме икәнен санап утырдым. Якынча алганда, 70% чамасы чыкты алар.

Заман модалары йөз, күз, иреннәрдән – күкрәкләргә, күкрәкләрдән арт шәрифләргә төшә башлады. Инде гүзәл затларыбыз аякларын гына зурайтмасыннар. Без – ирләр, 42–45 нче размерлы туфли кигән хатын-кызны күрсәк, нинди хисләр кичерербез икән? Монысын шаяртып кына әйтәм инде. Ә менә сыйпаганда безгә дәртле, матур хисләр бирә торган хатын-кыз тәне татуировкалар белән капланып бетсә, нишләрбез, гүзәл затларыбызның кай җирләрен сыйпарбыз, кай җирләрен «пәп» итәрбез икән?

Боларны язганда, үзем дә чама хисен югалткан булсам, гафу итәрсез инде. Табигый матурлыкны югалтасы килмәгәнгә генә әйтәсен әйтеп карыйм, дидем. Ә авылдашым Чамалы Хәлиме, мөгаен: «Карале, халык маймылга әйләнгән бит», – дияр иде дә, әлбәттә инде, «нихрина сибә» дип тә өстәр иде.

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре